Мәгариф, мәгърифәт
16 август 2023, 06:20

Балагыз мәктәпкә әзерме?

Мәктәп укучысының экипировкасы турында сөйләшәбез.

Балагыз мәктәпкә әзерме?Балагыз мәктәпкә әзерме?
Балагыз мәктәпкә әзерме?

Мәктәп укучысының формасы нинди булырга тиеш? Нинди тукымадан? Ә көн саен аркага асып, мәктәпкә йөри торган рюкзакның авырлыгы ничә килограммнан артмаска тиеш?

     Балалары мәктәпкә җыенучы әти-әниләргә мәктәп укучысының дөрес экипировкасы турында “Сәлам” программасы эфирында "Роспотребнадзор"ның Башкортстан буенча  идарәсенең тышкы коммуникацияләр бүлеге җитәкчесе Регина Акмалова сөйләде.

    Шулай итеп, сабыйны мәктәпкә әзерләгәндә түбәндәге  мәгълүмат бик тә файдалы  булыр.

  • 1-2 сыйныф укучылары өчен рюкзакның авырлыгы 1,5 килограммнан артмаска тиеш. Ә 3-4нче сыйныфлар өчен - 2 килограммнан.
  • Рюкзакның арткы ягы каты һәм ныклы булырга тиеш, ә рюкзак үзе дым үткәрми торган тукымадан, киң каешлы, яктылыкны кире кайтара торган элементлар белән  булырга тиеш.
  • Мәктәп формасының  ким дигәндә яртылаш табигый тукымадан, “тын ала”  һәм дым  сеңдерми торган булуы мотлак.
  • Аяк киеменең  класста йөри торганы аерым, физкультурага йөри торганы аерым булырга тиеш. “Сменка”ның  табигый күннән, нубуктан  яисә тыгыз тукымадан булуы зарур, биек булмаган табанлысын  сатып алу яхшырак.

    Товар сыйфаты турындагы барлык документларны сатучы сатып алучының  таләбе буенча күрсәтергә  бурычлы. Моны һәркем үзе “Честный знак” кушымтасы аша  тикшерә ала.

          Онытмагыз: мәктәп формасын, аяк киемен, рюкзакны сатып алганнан соң 14 көн эчендә алмаштырып һәм кире кайтарып та була.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас