

Галим һәм укытучылар остазы Лотфулла Гайфулла улы Хәбибовның тууына 75 ел тула.
Бер чорда укыган замандашыбыз иде Лотфулла абзыебыз. Әйе, бар тел һәм йола кануннары буенча ул “абзый” статусында булырга тиеш иде. Ягъни укымышлы өлкән иптәш, остаз, абруйлы кеше. Ләкин, нишләптер, без аңа үз итеп “Лотфый” дип эндәшә идек.
Курсташыбыз Рәиф Закировның аның белән бер бүлмәдә яшәвеме, абзабызның безнеңчә – үзебезчә булуы да монда үз ролен уйнагандыр. Ләкин ул барыбыздан да аерылып та тора иде. Ул – укуга гаять зур игътибар бирү, аңа җитди карау, фән һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашу, һәртөрле эш-гамәлләрдә “дөрес” булу.
Оптимистик шат күңеллелек һәм кайвакыт балаларча беркатлылык та бизи иде аны. Шушы үзенчәлекле күркәм-сөйкемле сөяге белән ул бик тиз кешеләр белән уртак тел таба һәм якынлашып китә белә иде. Булачак язучы Камил Фазлый белән бер бүлмәдә яшәп, күңелле шаян атмосфераны тудыруга да ул үз өлешен керткәндер, дип уйлыйм. Һәм шуның җимеше дә булгандыр Лотфый абзыебыз. Хәзер инде бик тә законлы-легитим рәвештә “абзый” дип атау дөрес булыр.
Тагын бер үзенчәлек – Лотфулла абзый студентларның төзелеш отрядында чит илдә эшләп кайтуга лаек булган һәм шунда йөреп кайтырга өлгергән өлкән курс студенты иде. Аның чит илдән кайткан немец хәрефләре белән бизәлгән зәңгәр куртка-ветровкасы белән береткасын барыбыз да бик җентекләп укый идек – немец телен өйрәнгән чак, ә Лотфулла абзый Алманиядә аны практикада үзләштергән студент иде. Бу имиджны ул бик лаеклы итеп йөртә һәм, җае чыкканда, бик саран гына ГДРдагы хәлләр хакында сөйләп тә куйгалый иде. Немецча фразаларны да ишеткәли идек аның авызыннан. Шулай итеп, без студент елларда ( ул вакытта заграница бик еракта иде әле) чит илне күргән кеше безнең өчен ул – Лотфулла Хәбибов иде.
Фәнгә омтылышы һәм тырышлыгы белән башлап ул курсташыбыз Рәиф Закировны фән юлына тартты кебек, аның юлын, хәзергечә әйтсәк, дорожная картасын да төзеп бирде. Рәифебез, бишенче курска артык дүртләрдән котылып, кызыл дипломга лаек булды һәм Мәскәүгә СССР Фәннәр Академиясенең Тел институтында академик Әдһәм Тенишев җитәкчелегендә диссертация язды. Ә без, Лотфулла абзый мәктәбен читтән торып үтүчеләр, берничә генә артык дүрт белән калып, зәңгәр диплом белән канәгатьләнергә мәҗбүр булдык.
Ләкин ул чәчкән орлыклар бәрәкәтле туфракка ятты, һәм диплом яклаган көнне миңа да: “Дипломың шәп, аспирантурага әзерлән, ә әлегә Бәләбәй педагогия училищесында эшләп ал!”– дип, фатыйха биреп куйдылар. Диплом җитәкчем Камил Салих улы Дәүләтшин һәм кафедра мөдире Габделхәй Хурамович Әхәтовлар авызыннан чыкты ул көтелмәгән тәкъдим. Соңрак ул вакыттагы университет ректоры Шайхулла ага Чанбарисов фатыйхасы белән максатлы аспирантурага – СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтына профессор Гайса Батыргәрәй улы Хөсәенов тарафларына юл тоттым.
Ә курсташыбыз Фәрит Галиев Свердловскига Урал дәүләт университетына журналистика буенча укырга җибәрелде, соңрак ул Ленинградта аспирантура үтте. Аннан инде тарих фәннәре кандидаты һәм юридик фәннәр докторы булып китте. Өчебезнең дә фәнгә кереп китүендә Лотфулла абзыйның йогынтысы, аның үрнәге булмый калмагандыр, дип уйлыйм. Шулайрак күрәм бу хәлләрне, һәм, әлбәттә, без барыбыз да аңа рәхмәтлебез.
Армиядә хезмәт итүе, шактый киң дөнья күрүе аңа укуга башкачарак карарга ярдәм иткәндер, ниндидер зур максатларга дәртләндергәндер.
Чыннан да, ул бик максатчан һәм эшсөяр кеше иде. Аның шундыйлыгы язуында да күренде: мәктәптәге матур язу дәфтәрендәге язмаларга охшаган иде аның почеркы. Төгәллек, пөхтәлек, тәртип ягыннан аның почеркы борынгы китап күчерүче каллиграфлардан ким булмагандыр. Бухгалтер һәм лингвистларга хас ул флегматикларда була торган эш өчен бик кирәкле, ләкин күпләребезгә җитешеп бетмәгән сыйфат.
Ерак төпкел районнан чыккан абзыебыздагы бу зыялылык, кешелек сыйфатлары, әдәп каян булгандыр, нинди тамырлардан килгәндер? Махсус рәвештә сорашмаганбыз, белешмәгәнбез без, авыл гидайлары. Яхшылык ул саф һава кебек күренми дә, сизелми дә. Ләкин ул булмаса, бик тиз шүрәле кебек зарланырга әзербез. Ярый әле, соңлап булса да, аңлыйбыз шуларны. Уң булсын, дип...
Соңрак, икебез дә кандидат булгач, БДУның педагогика кафедрасы мөдире Ришат Әхияр улы Кудашевның чакыруы буенча, без анда педагогика укыттык. Новаторлык, “Эврика” хәрәкәте белән мавыккан чак. Ижевск, Анапа, Харьковларда командировкаларда йөрибез, союз масштабында “Эврика” сборларында аралашабыз. Кафедра инновацион технологияләр белән саташа. Дәресне укытучылар командасы белән укыту методикасын үзләштерәбез. Ягъни бер теманы берничә укытучы бер үк дәрестә укыта, һәркем үз карашын яклый һәм ниндидер уртак нәтиҗәгә киленә. Бәхәс, дискуссиядә студентлар да катнаша ала.
Безгә математика факультетында педагогика курсын икәүләшеп тартырга туры килде. Валентина Андреевна Ван, Михаил Григорьевич Рассоха , Ришат Әхияр улы Кудашевлар башка факультетларда парлашып педагогика сабанын тарта иде. Бу дәресләргә Лотфулла абзый соң дәрәҗәдә (немецлардан да уздырып) педантларча әзерләнә, лекцияләрен матур каллиграфик (каз теше кебек тезеп) почерк белән яза. Һәм аларны системалы итеп куеп, кирәк чакта, тартып та чыгара иде. Без генә лирик таркаулыктан кайчан котылырбыз, котыла алсак... Боларга ыспай прическа, җентекле тәрбияләнгән купшы сакал-мыек, кием-салымдагы чисталык һәм пөхтәлекне өстәсәк, абзыебызның тулы портреты килеп чыга кебек.
1992 елда “Ел сенсациясе” булып немец, инглиз, рус, татар һәм башкорт телләрендә кыска дулкыннарда эшләгән “Шәрык” радиокомпаниясе ачылды. Лотфулла абзый анда да тел темаларына тапшырулар әзерләргә өлгерде. Без инде анда шактый озакка тоткарландык. Яңалыкка омтылу, танып-белүнең тәме журналистлык юлын да күңелгә якын иткән, күрәсең.
Соңрак Лотфулла Гайфулла улы М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында кафедра мөдире, Белемне үстерү институтында методист булды, профессор вазыйфаларын башкарды. Аның фәнни җыентыкларда, журналларда мәкаләләре, гәзит битләрендә аның белән интервьюлар, төрле педагогик һәм методик мәсьәләләргә караган фикер-карашлары, үзе хакында очерклар басылып торды.
Очрашу-күрешүләрдә ул һаман да шат-шаян, оптимистик рухлы өлкән иптәш, коллега һәм дус буларак, хәтердә калды. Бүген, аның юбилее көннәрендә, без, аның шәкертләре, остазыбызны ихтирам, горурлык, зур рәхмәт һәм юксыну хисләре белән искә алабыз.
Шул ук халәтне республиканың күпсанлы татар теле һәм әдәбияты укытучылары да кичерә торгандыр. Лотфулла Гайфулла улы Хәбибов укучылары, коллегалары, дуслары күңелендә гомерлеккә калган – ул алар күңелендә мәңгелек һәйкәл салган. Остаз үрнәге исә исәннәргә гомер кырын лаеклы үтәргә һәрьяклап булышачак. Димәк, бу хәл һәркемне юата да, чөнки ул Укытучы һәм Остазның төп вазифасын – миссиясен үтәвен дәвам итә.
Рәүф Идрисов,
Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты,
Журналистларның “Бәллүр каләм” конкурсы лауреаты,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре