

Балаларны эшкә җәлеп иткәндә әти-әниләрнең рөхсәте кирәк булмаячак.
Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясе Мәгариф турындагы закон”га төзәтмәләргә кул куйды. Төзәтмәләр укучы балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә кагыла.
Яңа законда "тәрбия" төшенчәсе тирәнрәк мәгънә ала. Хәзер балалар иҗтимагый файдалы хезмәткә җәлеп ителәчәк, димәк, сыйныф тактасын сөртү, сыйныфта тәртип булдыру, мәктәп яны бакчасында эшләү, чәчәкләр үстерү кебек җиңел һәм кеше хезмәтен бәяләргә өйрәтүче, коллективны берләштерә торган җиңел хезмәт тәрбиясе “законлы” булачак.
"Бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләр күп булды, – ди РФ Дәүләт думасының мәгариф буенча комитет рәисе Ольга Казакова. – Мәктәптә үк балаларда хезмәт сөючәнлек, патриотлык, командада эшләү кебек яхшы сыйфатлар тәрбияләү өчен нигезле законнар булдырдык. Алар иҗтимагый-файдалы хезмәт, шул ук вакытта ветераннарга ярдәм итү, тарихи хәтер урыннарын, Мәңгелек утларны тәрбияләү белән шөгыльләнәчәкләр".
Башкортстан Республикасы Мәгариф министры Айбулат Хаҗин 1 сентябрьдән Башкортстан мәктәпләрендә дә хезмәт тәрбиясе кертелү турында белдерде.
Яңа законнар буенча, балаларны мондый файдалы эшләргә җәлеп иткәндә әти-әниләрнең рөхсәте кирәк булмаячак.
Фото: v-pravda.ru