

Русиядә тәүгеләрдән “Пилотсыз очучы аппаратлар” ("Беспилотные летательные аппараты") белгечлеген Көньяк Урал дәүләт университеты үзенең уку программасына керткән. Быел бу белгечлеккә 26 – бюджет һәм 4 түләүле урынга студентлар кабул итәргә ниятлиләр. Барлыгы илдә җиде ел эчендә миллионнан артык БПЛА инженерларын әзерләргә планлаштыралар.
Булачак белгечләр хәрби генә түгел, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен дә кулланылырдай дроннар ясаячак.
Беренче курстан ук студентлар оча торган аппаратларның шәхси модельләрен ясарга өйрәнсен өчен, аларны өч үлчәмле компьютер модельләштерү технологияләренә өйрәтәчәкләр. Уку процессы дүрт ел тәшкил итәчәк, укуны тәмамлаган белгечләр конструктор һәм технологик бюроларда инженер булып эшкә урнаша алачак.
Әйе, бүгенге көн һәм бүгенге заман шундый шартлар куя безгә. Пилотсыз очучы аппаратларны өйрәнергә, аларны ясый белергә кирәк шул...