

Махсус хәрби операциядә катнашкан студентлар түләүле уку формасыннан бюджетка күчә алачак. Илнең Мәгариф һәм фән министрлыгының тиешле тәкъдимен Дәүләт Думасында хуплап чыкканнар.
РФ Хөкүмәте башлангычны якын арада карарга планлаштыра. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрнең балаларын университетларга ташламалы нигездә кабул итәчәкләр.
"Депутатларның башлангычын ишетүләре мөһим, бу нормаларга быел ук гамәлгә керергә мөмкинлек бирәчәк", – дип сөйләде Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин.
Чыганак: bashinform.ru