

Русия укучыларын квадрокоптерлар белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар. Танышу курсын тормыш иминлеге нигезләре дәресе эченә кертергә мөмкиннәр, дип сөйләгән “РИА Новости”га Русия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.
“Заманча квадрокоптерлар. Бездә хәзер яңа технологияләр барлыкка килә. Минемчә, әлбәттә, алар белән танышу кирәк“, — дип саный ул.
Министр сүзләренчә, хәзер Ватанны саклау белән бәйле компонентларга игътибарны юнәлтеп, тормыш иминлеге нигезләре курсын киңәйтү мөһим.
Моннан тыш, “Тормыш иминлеге нигезләре“ дәресе исемен “Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре“ дип үзгәртү мөмкинлеге карала.
Чыганак: ria.ru