Мәгариф, мәгърифәт
24 июнь 2023, 09:23

БДИны гамәлдән чыгару кирәкме?

Кемнәрдер өчен бу бик уңайлы имтихан төре бит. 

ЛДПР партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары БДИны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә торган закон проекты әзерләде. Документ Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Ярослав Ниловның Telegram-каналында урнаштырылган.

“Федераль законның әлеге проекты белән чыгарылыш һәм югары белем бирү оешмаларына керү сыйфатында Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә”, – диелә закон проектына аңлатма язуында. 2016 елда ЛДПР депутатлары парламентның түбән палатасына шундый ук документ керткән иде, ләкин ул кабул ителмәде.

Парламентарийлар БДИны төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучылар тапшырачак дәүләт имтиханнары белән алыштырырга тәкъдим итә. Бу башлангычны алар БДИ үткәрүнең мәгариф өлкәсендә планлаштырылган нәтиҗәләр китермәве белән аңлата. Аларның фикеренчә, ул Русияне әзерлекле профессиональ кадрлар белән тәэмин итүгә дә кагыла.

2022 елның июнендә Русия Болонья системасыннан чыккач, Бердәм дәүләт имтиханыннан баш тартуга чакырулар ешрак яңгырый башлады. Әмма Рособрнадзор белдергәнчә, традицион мәгариф системасына кайту сәбәпле, Бердәм дәүләт имтиханыннан баш тарту турында сүз бармый. 

Чыганак: rg.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас