

Бүгенге заманда яхшы белем алыйм дисәң, саллы гына сумманы чыгарып салырга туры килә. Заманасы шундый. Уку өчен түләү гадәти хәлгә әйләнде.
Бүген мәсәлән, Уфа фән һәм технология университеты уку өчен прайсны бастырды. Биредә белем алуның күпмегә төшәчәген беләсегез киләдер. Шулай итеп, еллык курсның бәясе, белгечлеккә карап, 40 меңнән 369 мең сумга кадәр.
Бу уку йортында иң кыйммәтле белгечлек - “Юриспруденция”. Нәкъ менә аның өчен елына 369,2 мең сум түләргә туры киләчәк. Бәяләр рейтингы буенча икенче урында “Очу аппаратларын һәм двигательләрен техник эксплуатацияләү” - 284,8 мең сум. Өченче урында – “Мехатроника һәм робототехника (инглиз телендә) - 232 мең сумга.
Шулай, дуслар, мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына барырга ниятләгән егетләрнең-кызларның әти-әниләренә Алла ярдәм бирсен. Кәшилүкләре генә чыдасын.