

Русия мәктәпләрендә югары белемнәре булмаган укытучылар барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумында мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
Русия министры вузларда түгел, ә урта һөнәри белем бирү системасында бишенчедән алып тугызынчы сыйныфларда укытырдай укытучыларны эшкә алырга мөмкин дигән фикерен ишеттергән. “Бүгенге көндә төп мәктәп өчен укытучы-предметникларны әзерләү буенча урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф стандарты проекты әзерләнә”, – дип билгеләде Кравцов, форумда чыгыш ясап.
Әлегә Русиядә урта махсус белем белән бары тик балалар бакчасында һәм башлангыч сыйныфларда эшләргә була.
Шул ук вакытта Мәскәү шәһәр думасының мәгариф буенча комиссия рәисе, Русиянең атказанган укытучысы Евгений Бунимович Мәгариф министрлыгы башлангычын вакытлыча чара дип кенә кабул итәргә мөмкин, ди. “Урындагы кадрлар тишек-тошыгын ямар” өчен генә, имеш.
Чыганак: lenta.ru