Мәгариф, мәгърифәт
19 июнь 2023, 10:55

Электровоз машинисты булырга телисеңме?

Һөнәрне яшьтән сайлый башласаң яхшы.

Электровоз машинисты булырга телисеңме?Электровоз машинисты булырга телисеңме?
Электровоз машинисты булырга телисеңме?

Һөнәрне яшьтән сайлый башласаң яхшы.

 

Уфа укучыларына электровоз машинисты һөнәре турында сөйләгәннәр.

 “Мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш эшчәнлеге” программасы кысаларында Куйбышев һөнәри квалификация уку үзәгендә Уфаның 132нче мәктәп укучылары белән очрашу-экскурсия узды.

Укытучы Павел Стрельцов элекке электровозлар, тепловозларны күрсәтте, тәҗрибәсе белән уртаклашты, машинист һөнәренең уңай яклары турында сөйләде.

Экскурсия программасы моныңд белән генә чикләнмәде, «Хезмәт хәвефсезлеге» укытучысы Елена Леонтьева тимер юлларда хәвефсезлек турында профилактик әңгәмә үткәрде.

 Тимер юл – ул аеруча зур игътибар таләп итүче урын.

Укучыларга шул хакта искә төшереп торучы памяткалар тараттылар.

Укучылар аеруча 2ЭС6 электровозы, 2ТЭ10У, ТЭМ18ДМ тепловозы тренажер сыйныфы белән кызыксынды. Шулай ук машинист һәм аның ярдәмчесе булып карадылар.

Мондый очрашулар, чаралар бик мөһим һәм кирәк!

 

 

 

 

 

Электровоз машинисты булырга телисеңме?
Электровоз машинисты булырга телисеңме?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас