Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров Дүртөйледә яшәүче гаиләне “Өмет” гәзитенә яздырган

“Китап-бәйрәм” чарасында “Игелекле эшләр картасы” акциясен оештырганнар.

Булат Маликов.
Фото:Булат Маликов.

Акциядә Владимир Мединский да катнашкан. Ул Архангель районында яшәүче гаиләгә “Инзәр” бүләк иткән. Язылу квитанциясендә ул, махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга юллап, “Дошманны тар-мар итеп, өйгә кайтырга!” дип язган.

Радий Хәбиров Дүртөйледә яшәүче гаилә өчен “Өмет” гәзитен яздырган. Акциягә республика Башлыгы хакимияте җитәкчече Максим Забелин да кушылган. Ул Федоровка районында яшәүче гаилә өчен “Ашкадар таңнары” гәзитен яздырган.

“Китап-бәйрәм” чарасының беренче көнендә  “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты “Добрая подписка” акциясен үткәрде. Биредә теләгән һәркем махсус хәрби операциядә катнашучының  гаиләсенә яраткан басмаларына подписка бүләк итә ала иде.

Моның өчен “Игелекле эшләр картасы”нда китереп бирү өчен адресы язылган һәм тутырылган квитанцияне сайлап, “эстафета”ны  ике дустыңа тапшырырга кирәк иде.

Чыганак: bashinform.ru

Булат Маликов.
Фото:Булат Маликов.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: