Барлык яңалыклар

Милли нәшриятлар тәҗрибә уртаклаша

Евгений Немков
Фото:Евгений Немков

Уфада «Китап-бәйрәм»Халыкара китап ярминкәсе үз эшен дәвам итә. Аның кысаларында бүген, 27 майда, милли нәшрият вәкилләре түгәрәк өстәлдә катнаштылар, анда тармак перспективалары турында фикер алыштылар, нәшрият эше проблемалары турында сөйләштеләр һәм үзләренең иң яхшы проектларын тәкъдим иттеләр. Очрашуның модераторы булып Русия китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченов чыгыш ясады.

Китап нәшриятлары билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда, традицион каты тышлы басмалар чыгару һәм китап кибетләре аша сату белән беррәттән, эшнең яңа форматын үзләштерергә кирәк. Мәсәлән, аудиокитаплар яздыру һәм продукцияне маркетплейслар аша сату.

Татар китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин берьюлы ике кызыклы кейс белән уртаклашты. Предприятие аудиокитаплар яздыруны актив үзләштерә. Проект уңышлы була, «тавыш» басмаларына Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда кызыксыну белдерәләр. Китаплар Татарстан телевидениесе алып баручыларының, актерларының һәм эстрада йолдызларының танылган тавышлары белән «сөйлиләр».

Казанда очрашулар, журналистлар форумнары һәм башка чаралар уздырыла торган әдәби кафе һәм ресторан булдыру тәҗрибәсе дә уңышлы булып чыкты.  

«Кафеда кофе эчәргә һәм китапны сатып алмыйча укырга мөмкин. Ул «Татмедиа» агентлыгында урнашкан, шуңа күрә массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат конференцияләре һәм брифингларның күпчелеге монда уза, бу, һичшиксез, күпсанлы кунакларны җәлеп итә. Әлеге проектны уңышлы тормышка ашыру нигезендә без шәһәрнең үзәк урамында әдәби ресторан ачтык», – дип сөйләде Илдар Сәгъдәтшин.

Видеоэлемтә аша Якутиядән Семен Новгородов исемендәге «Айар» фәнни-тикшеренү институты директоры Август Егоров үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул «AyarBook» төбәк мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрү турында сөйләде,  кушымта нәшрият чыгарган электрон китапларны һәм аудиокитапларны йөкләргә һәм укырга мөмкинлек бирә. Әлегә ул бушлай эшли.  

«Санкцияләр аркасында, түләү мөмкин булмау сәбәпле, безнең мобиль кушымта хәзер безгә керем китерми, ул бушлай эшли. Санкцияләр кайчан да булса алыныр һәм без цифрлы платформаларда акча эшли алырбыз дип өметләнәбез», – дип уртаклашты спикер.

Китап сату өчен яхшы ярдәм һәм яңа канал дип «Китап» нәшрияты директоры вазифаларын башкаручы Эльмира Хәйретдинова маркетплейсларны атады. Башкортстан компаниясе бу базар өлешен  уңышлы үзләштерә. 

Нәтиҗә ясап, Русия китап нәшриятлары ассоциациясе президенты Константин Чеченов, цифрлы трендларга иярү шарты белән, милли нәшриятларны перспективалы киләчәк көтә, дип ассызыклады. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: