Барлык яңалыклар

Халыкара килешүләргә кул куелды

Евгений Немков
Фото:Евгений Немков

Уфада «Китап-бәйрәм» Халыкара китап ярминкәсенең икенче көне хезмәттәшлек турында берничә халыкара килешүгә кул кую белән билгеләп үтелде. Әйтик, Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты «Беларусь», «Таглим» (Кыргызстан Республикасы) һәм «Алтын цака» (Казахстан) нәшриятлары белән хезмәттәшлек итәчәк. Директор вазифаларын башкаручы Эльмира Хәйретдинова «Башинформ» агентлыгына сөйләгәнчә, ул башкорт әдәбияты классиклары һәм хәзерге язучыларның әсәрләрен белорус, кыргыз һәм казах телләренә тәрҗемә итүне планлаштыра. Үз чиратында, «Китап» партнер илләрдән язучыларның әсәрләрен бастырачак. Моннан тыш, һәр як үз кибетләрендә сату өчен инде басылган китапларны алмашу турында килештеләр.

"Килешүләр безнең өчен бик мөһим. Чөнки бу безнең авторларны халыкара аренада таныту. Гомумән, Беларусь Республикасы белән безнең бик зур иҗади планнарыбыз бар. Беларусь Республикасында РФ Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан Республикасы вәкиле Константин Климинга рәхмәт белдерәсем килә, ул башта бу килешүләргә ирешергә ярдәм итте», - ди Эльмира Хәйретдинова. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: