Барлык яңалыклар

Мәртәбәле кунаклар килде

Очраштылар, сөйләштеләр...

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 26 майда, Уфада беренче халыкара китап ярминкәсе – “Китап бәйрәме” башланды.

Аның кысаларында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Русия язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов, илнең Китап нәшриятчеләре ассоциациясе президенты Константин Чеченев һәм Белоруссия Язучылар берләшмәсе рәисенең беренче урынбасары Елена Стельмах белән очрашты.

Радий Фәрит улы мәдәни-мәгърифәт фестиваленә килгән кунакларга рәхмәтен белдерде. “Русия өчен дә, барыбыз өчен дә изге эш башкарабыздыр дип уйлыйбыз”, – диде ул.

Мәртәбәле кунаклар, үз чиратында, шулай ук рәхмәтләрен җиткерде. Николай Иванов китап ярминкәсенең мөһимлеген югары бәяләде. Ул Русия Язучылары союзының күчмә пленумын безнең республикада үткәрергә тәкъдим итте. Чара 2023 елның ноябренә планлаштырылган. Радий Хәбиров әлеге чараны оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: