Барлык яңалыклар

Араларны китап якынайта

Халыкара китап ярминкәсе мондый зур масштабта беренче тапкыр оештырыла.

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Уфага Халыкара китап ярминкәсенә Русия төбәкләреннән, шулай ук Кыргызстан, Казахстан һәм Белоруссиядән 200дән артык нәшрият, китап кибетләре килде.

Шулай ук чарада билгеле артистлар, язуылар һәм журналистлар катнаша. Ә актерлар Дарья Мороз, Даниил Спиваковский һәм Дмитрий Дюжев нәфис әсәрләрне укыячак.

Халыкара китап ярминкәсе мондый зур масштабта беренче тапкыр оештырыла.

“Без Башкортстан Язучылар союзы белән хезмәттәшлек турында килешү төзиячәкбез. Безнең борыннан килдгән әдәби бәйләнешләр бар, – ди Белоруссия Язучылар союзы рәисенең беренче урынбасары Елена Стельмах. – Безнең республика, гореф-гадәтләр һәм табигатебез турындагы китапларны алып килдек”.

Китап бәйрәме кысаларында Русиянең Белоруссия Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Константин Климин ярдәмендә З. Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты белән “Беларусь” нәшрияты, шулай ук Башкортстан һәм Беларусь Язучылар берлекләре арасында мәдәни хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куярга ният ителде.

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: