Барлык яңалыклар

“Компенсацияне кире кайтаруны таләп итәләр... “

Мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итсәгез иде, ди бер  ханым.

“Компенсацияне кире кайтаруны таләп итәләр... “
“Компенсацияне кире кайтаруны таләп итәләр... “

“Башкортстанда укытучыларны льготаларын кире кайтарырга мәҗбүр итәләр”, - дип  үзенең зарлануын белдергән Гөлдәр исемле ханым республика җитәкчелегенә мөрәҗәгатендә.

  “Мин балалар бакчасында эшлим. Укытучыларга түләнә торган айлык компенсацион түләү – 600 сумны – ала идем. 2021 елда үземнең төзелеп бетмәгән йортыма пропискага кердем. Акча җитеңкерәп бетмәгәч, ул һаман төзелеш стадиясендә. Анда яшәмәгәнлектән, прописка адресы буенча квитанцияләрне түләмим, бурычларым юк. 2013 елдан бирле элекке эшемдә эшләп йөрим. Хәзер миннән акчаларны максатлы кулланмаган өчен дип, 2021 елдан алып айлык компенсацион түләүләрне кире кайтарумны таләп итәләр.

Мин ике бала белән туганнарым йортында яшим һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен үзем түлим. Шушы мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итсәгез иде. Шунысы да бар – мин таләп ителгән сумманы беръюлы кайтара алмыйм...”

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: