Барлык яңалыклар

Тарих дәресе бергә җыйды

Өрьяды мәктәбе дусларын җыйды.

Тарих дәресе бергә җыйды
Тарих дәресе бергә җыйды

Өрьяды мәктәбе дусларын җыйды.

 

Мишкә районының билгеле татар авылы  Өрьядыда “Мөгаллим һәм остаз елы”на багышланган матур чара үтте. Авыл мәктәбенең 110 еллык тарихы бар бит.

Тарихта билгеле шәхесләр үстергән Өрьяды авылы. Рейхстаг түбәсенә беренче булып  әләм беркеткән Гази Заһитовның туган авылы Яңагош белән күрше генә  Өрьядыда тарихта билгеле разведчик, Бөек Ватан сугышы каһарманы Габделбар Фәтхинуров туып үскән. Батырлар төбәге бу яклар!

 Очрашуга килгән кунаклар башлап разведик һәйкәленә чәчәкләр салып, бер минут тын калып аны искә алды.

“Баш иям сиңа, укытучым!” тантаналы чарасында бу авыл мәктәбендә укыткан укытучылар катнашты.  

  Белем учагы тарихы белән  биредә озак еллар география һәм тарих фәненнән укыткан Фәния Фәметдинова таныштырды.

 Ерак 1913 елда Өръяды авылында башлангыч мәктәп ачылып, анда туган тел, арифметика һәм дин сабаклары бирелә башлый.

Сәламләү сүзе белән авыл хакимиятенең эшләр белән идарә итү белгече Светлана Чураева чыгыш ясады.

 Биредә эшләгән, балаларга белем биргән һәр укытучыны җылы сүзләр белән генә искә алып була. Бу көнне шулай эшләделәр дә.

Бөре педагогия институты (хәзер БДУның Бөре филиалы) Вәсфи Гыйльмияров Өрьяд мәктәбендә эшләгән. Бөтен тирә-як укучылары мәктәп каршындагы эшче яшьләр мәктәбендә укыган.   1925 елда биредә беренче пионер оешмасы төзелгән.

Бөек Ватан сугышы елларында мәктәп алты чыгарылыш чыгарган.

1953 елда мәктәп сигезьллык итеп, ә 1984 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәптә укыткан, инде бакыйлыкка күчкән укытучыларны да, җитәкчеләрне дә  бер минут тынлык белән искә алдылар.

Җыелган кунаклар арасында иң өлкәне Мәҗиян апа Мостафина булды. Мәҗиян Хәбибулла кызы  матур истәлекләрне уятты. Тормыш сөючән бу апа бүген дә авыл халкы өчен үрнәк булып тора.

   Истәлекләр, искә алулар күп булды.  Бу мәгънәле чараны оештырган  Алия Мортазина кешеләрнең активлыгын, бер чакыру алуга активлашып китүләрен әйтеп, рәхмәт белдерде.

Чагу бизәлгән сәхнәдә сәләтле җырчылар һәм биючеләр чыгыш ясады.

Менә шундый тарих дәресе барысы өчен дә бик күңелле, фәһемле очрашу бүләк итте. 

 

Тарих дәресе бергә җыйды
Тарих дәресе бергә җыйды
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: