Барлык яңалыклар

Заманча мәктәп китапханәсе!

Үзләрен хәстәрләп яшиләр. Кемнәр алар?

Турист бүлмәсе ачарга телиләр
Турист бүлмәсе ачарга телиләр

Үзләрен хәстәрләп яшиләр. Кемнәр алар?

Республика мәктәпләренә инициативалы бюджетлаштыру кысаларында проектларны гамәлгә ашыру конкурсы игълан ителде. Дүртөйле районы Мәскәү авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе быел да бу программада актив катнашырга теләк белдерде. Әйткәндәй, былтыргы уку елында шушы мәктәп укучылары бәйгедә катнашып,  Башкортстан Республикасының 60 җиңүчесе исәбендә булды һәм 675 мең сумга мәктәптә тренажер залы җиһазландырылды.

Әле бүген генә Мәскәү авылы мәктәбендә проектларны төзү буенча кызу эш алып барыла иде. Инде эшләрне яклау, тавышлар җыю этабы үткән һәм иң яхшы проект итеп 7 нче класс укучыларының иҗат җимеше танылган. Яшьүсмерләр заманча китапханә ачарга хыялланалар икән.

Укучылар китапханәне, интернет ресурсларга чыгу өчен, техник чаралар белән җиһазландырырга тәкъдим итәләр. ​ Команда электрон дәреслекләрне, китапларны, видео һәм аудиоязмаларны мәктәп балаларын укырга җәлеп итү чарасы итеп кулланырга тели. Өстәмә белем алу мөмкинчелекләрен, уку грамоталылыгын  арттыру юлларын да алар шушы проект белән бәйли.

Замана үз кануннарын тукый, балалар моны яхшырак аңлый, сизәдер.

--

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: