2023 елның май башына республика мәктәпләрендә педагогик кадрлар дефициты 691 кеше тәшкил иткән. Бу хакта бүген, 12 майда, Дәүләт Җыелышының профильле комитеты утырышында республиканың Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбидин хәбәр итте.
2022 ел ахырына укытучыларның уртача айлык хезмәт хакы 38 347 сум тәшкил иткән.
"Иң төп проблема хезмәт хакында түгел, - дип белдерә җитәкче яшь белгечләр һәм студентлар белән махсус очрашулар үткәрүен аңлатып. - Беренче урында - һөнәргә психологик яктан карау. - Төрле холыклы балалар, ата-аналар чатлары, сораулар... Нәтиҗәдә, боларны педагог "күтәрә" алмыйча, ярты елдан эштән китә.
Министрлыкта һөнәри "сүрелү" проблемасын остазлык институтын үстерү аша хәл итәргә ниятлиләр.
Фото: molva33.ru