Мәктәпне хәстәрләп яшиләр.
Республика мәктәпләренә инициативалы бюджетлаштыру кысаларында проектларны гамәлгә ашыру конкурсы игълан ителде. Дүртөйле районы Мәскәү авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе быел да бу программада актив катнашырга теләк белдерде. Әйткәндәй, былтыргы уку елында шушы мәктәп укучылары бәйгедә катнашып, Башкортстан Республикасының 60 җиңүчесе исәбендә булды һәм 675 мең сумга мәктәптә тренажер залы җиһазландырылды.
Бүген Мәскәү авылы мәктәбендә проектларны төзү буенча кызу эш алып барыла. 7-11 сыйныф укучылары үзләренең уй-теләкләрен биш юнәлеш буенча эзерли. Алар медиаүзәк булдыру, музейны заманча җиһазландыру, ял итү урынын төзекләндерү, турист бүлмәсе ачу, китапханәне яңарту буенча эшләр алганнар.