Барлык яңалыклар

Балалар, имтиханнарыгыз уңышлы үтсен!

Башкортстанда 2023 елда БДИны 16,2  мең укучы тапшырачак.

Балалар, имтиханнарыгыз уңышлы үтсен!
Балалар, имтиханнарыгыз уңышлы үтсен!

 

Башкортстанда 2023 елда БДИны 16,2  мең укучы тапшырачак.

 

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә Республика Башлыгы Радий Хәбиров уздырган оператив киңәшмәдә укучыларның йомгаклау аттестациясе турында да сүз барды.

Республика фән һәм мәгариф министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, быел БДИны 16 183 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак. Болар 11нче сыйныфны тәмамлаучылар.

9нчы сыйныфны тәмамлаучылар – 48 262.

БДИ 26 майда башланып, 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ә ГДИ –  24 майдан  1 июльгә кадәр.  Вакытыннан алда имтихан тапшыру инде башланды.

– Унберенчеләр рус теленнән һәм математикадан имтихан тапшыра. Профильле математика, информатика һәм җәмгыять белеме шулай ук популяр. Биология, физика, химия, тарих буенча имтихан тапшыручлар саны күп, – диде Айбулат Хаҗин. – Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар аттестат алу өчен рус теленнән, математикадан һәм сайлап алган ике фән буенча имтихан тапшырачаклар.

Министр белдерүенчә, яңа төбәкләр өчен аерым шартлар кертелгән. Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән өч 11нче сыйныф укучысы имтихан тапшырмый гына аттестат алачак.

БДИ өчен бездә 157 пункт булдырылган ә ГДИ өчен – 391. Имтиханнар агышын 100 кешелек 3 ситуацион үзәк тикшерәчәк. Аннан тыш 300 онлайн-күзәтүче әзерләнгән, 1,5 мең күзәтүче аккредитация үтәчәк.

 

– Балаларга имтиханнарда уңышлар телибез, – диде Радий Хәбиров. 

 

Балалар, имтиханнарыгыз уңышлы үтсен!
Балалар, имтиханнарыгыз уңышлы үтсен!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: