Барлык яңалыклар

Хыял яки чынбарлык?

Мәктәптә укучы һәр бала бер тапкыр гына булса да үзендә робот булдырырга хыялланадыр ул.

Хыял яки чынбарлык?
Хыял яки чынбарлык?

Мәктәптә укучы һәр бала бер тапкыр гына булса да үзендә робот булдырырга хыялланадыр ул.

 

 Чөнки робот өй эшләрен эшләячәк, фатирны җыештырачак, магазинга барып киләчәк. Кинодагы Электроник моны ничек эшләгәнен хәтерлисезме? Өйдә, кул астында шундый ярдәмчең булса, бик шәп тә бит. Сез моны хыял дип кенә уйлыйсызмы?  Алай түгел шул. Робототехника дигән юнәлеш ярдәмендә мондый киләчәк якын гына. Нәрсә ул робототехника дигән сорау килеп туа.

Робототехника – ул хәзерге буынны үстерүнең мөһим юнәлешләренең берсе, техник иҗат, инженер-техник сәләтне үстерүче  уйлап табу эшмәкәрлегенең тәүге адымы дияргә була.

Робототехника буенча дәресләр укучылар өчен ифрат кызыклы. Математика, физика һәм конструкторлау белән шөгыльләнмәүчеләр дә бу дәрескә башка төрле карый башлый.

Безнең  мәктәптә конструкторлау һәм робототехника буенча түгәрәк эшли. Түгәрәкне педагог Дубовик Сергей  Викторович җитәкли. Без бу түгәрәктә  6чы  сыйныфтан бирле шөгыльләнәбез. Остазыбыз җитәкчелегендә техник иҗат өлкәсендә төрле проектлар эшлибез һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Шуңа күрә түгәрәк белән генә чикләнмичә мәктәп укучылары өчен дә фикердәшләрне, дусларны, бер сүз белән әйткәндә, үзебез кебекләрне җыеп, техник иҗат буенча осталык дәресләре үткәрергә булдык. Тик технология кабинеты җиһазлары күп укучыларны җыярга мөмкинлек бирми,  булганнары биш планлаштырылган дәреснең бары тик берсен үткәрергә генә мөмкинлек бирә. Корамаллар, җиһазлар сатып алу өчен акча кирәк. «Техномастерская «Робик» дигән проектны тормышҡа ашыру максатында  мәктәп уҡучыларына бюджет бүлү башлангычында катнашырга булдык. Башкортстан Республикасының  башлангычлы бюджетлау проектын тормышка ашыруга субсидия бүлү сайланма конкурсында җиңсәк – хыялыбызны тормышҡа ашыра алачакбыз. Әгәр бала  конструкторлау һәм  программалау үзенең юлы икәнен тойса, робототехника аның уңышлы киләчәгенә ышанычлы адым булып тора. Бала  фәнни-техника өлкәсендә алган  кирәкле белем һәм сәләтен яңа технологияләрне үзләштергәндә ышанычлы һәм оста итеп куллана алачак. Бу исә перспективалы һөнәргә старт булып тора.

Егор ПЕРЕВЕДЕНЦЕВ, Рафаэль МАНСУРОВ, 9нчы сыйныф укучылары.

Стәрлетамак шәһәре, 17нче мәктәп.

Читайте нас: