БРның фән һәм мәгариф министры урынбасары Инесса Косолапова 2023 елда республика вузларындагы бюджет урыннар саны турында хәбәр итте. БСТ каналы һәм республика белән идарә итү үзәгендә кабул итү кампаниясенә кагылышлы брифингта Косолапова 13 541 бюджет урыны турында әйтеп ишеттерде.
Инесса Косолапова сүзләренчә, июнь башына укырга керү өчен өстәмә урыннар хакында билгеле булачак.
“Ел саен бу сан үсә – Башкортстан бу өлкәдә лидер төбәкләр арасында. Моннан тыш, Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә катнашкан вузларыбыз мәктәпне тәмамлаган иң яхшы чыгарылыш укучыларын җәлеп итә. Мәсәлән, 2021 елда БДИны 100 баллга тапшырган һәм югарыда язылган вузланың берсенә укырга кергән студентларга 150 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган БР Башлыгы премиясе түләнә”, – дип искә төшерде ул.
Әйткәндәй, республиканың 11 сыйныф укучыларының 90 проценты “бюджет”ка өмет итә ала.