

Апрель – Тукай ае. Апрельдә ул туган. Апрельдә үлгән…
Ижади эшчәнлеге сигез генә ел дәвам итсә дә, аны исән чагында ук бөек шагыйрь буларак таныганнар. Г. Тукай татар халкының символы булып тора. Ул татар шигьри телен булдыручы, татар публицистикасына нигез салучы. Журналистика, әдәби тәнкыйть, балалар әдәбиятын үстерүгә дә зур өлеш керткән шәхес.
Чакмагыш беренче санлы урта мәктәбендә һәр елны Г. Тукай иҗатына багышланган шигьрият кичәләре, ачык дәресләр, әдәби чаралар үтеп тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре бөек шагыйрьнең «Туган тел» җыры белән башланып китә. Укучылар зур кызыксыну белән «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләрен укый.
Ә быел «Пәрдә ачылганда»(житәкчесе Ләйсән Һади кызы Вяселева) дип аталган театр түгәрәгендә шөгыльләнүче бишенче класс укучылары «Кәҗә белән сарык» әкиятен сәхнәләштерде. Бишенчеләр әкрен генә үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәнә. Инде матур, тату артистлар коллективы тупланды.
XI Бөтенрусия «Тукай моңнары» шигьрият конкурсында яшь артистларыбызның чыгышын, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, жюри рәисе Мәхмүд Фатыйхов югары бәяләде.
Моннан тыш, коллектив Башкортстанда үткәрелгән «Древо Мира» конкурсында катнашып, I Дәрәжә лауреат исеменә лаек булды. Тукай оныклары бөек шагыйрьнең исемен мәңгеләштерә. Уңышлар сезгә, укучылар!
Җитәкчеләре: Ләйсән Һади кызы Вяселева.