Мәгариф, мәгърифәт
24 апрель 2023, 09:20

Инглиз теле кирәкме?

Инглиз теле мәктәптә мәҗбүри дәрес булырга тиеш түгел дигән фикергә ничек карыйсыз?

m24.rum24.ru
m24.ru

Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзәев мәгариф системасында “Көнбатышка йөз тотудан” туктарга һәм инглиз телен мәҗбүри дәресләр исемлегеннән алып ташларга тәкъдим итә.

Аның фикеренчә, “без балаларның игътибарын бәләкәйдән үк Көнбатышка таба борабыз”. Ә шул ук вакытта АКШ яки Бөекбританиядә урыс телен мәҗбүри укыту юк, ди ул.

Депутат әйтүенчә, мәктәпләрдә тәү чиратта балаларның сәламәтлеге һәм психологик торышы турында уйларга кирәк. Шуңа ул физкультура, психологиягә өстенлек бирергә чакыра.

“Илгә инглиз телен генә белүче полиглотлар түгел, ә көчле белгечләр, тәү чиратта техник өлкәне белүчеләр кирәк”, – ди Солтан Хәмзәев.

Ул шулай ук инглиз теле мәҗбүри булган мәктәп программасында башлангыч хәрби әзерлек дәресенә урын “авырлык белән генә” табылуын әйткән. Ә астрономия һәм черчение кебек предметлар мәгариф системасындагы үзгәрешләр чорында онытылып калды, дигән депутат.

Сез ничек уйлыйсыз: инглиз телен мәктәптә мәҗбүри укыту кирәкме?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас