

Екатеринбургта урыс теле буенча бөтенрусия олимпиадасы тәмам.
Укучыларыбыз саллы белем нигезләренә ия булуларын чираттагы кат раслады.
Стәрлетамакның 1 санлы гимназиясенең 9 сыйныф укучысы призер булды. 10нчы сыйныфлар арасында Салават шәһәренең 1 санлы гимназиясе укучысы призер.
Шушы көннәрдә Казанда укучыларның технология буенча бөтенрусия олимпиадасы тәмамланды. Укучылар теория һәм гамәли турлардан тыш, үзләренең проектларын да яклады.
Нәтиҗәләр буенча, Башкортстан командасының 4 вәкиле призер дип табылды. Алар Уфаның 5нче лицее һәм Бакалының 1нче мәктәбе укучылары.
Олимпиадаларда ел саен 6,5 миллионнан артык укучы катнаша. Бөтенрусия олимпиадаларында җиңгән һәм призер булган яшьләр Русия югары уку йортларына имтиханнарсыз керү хокукына ия. Ташлама бирүче бу хокуклар 4 ел гамәлдә кала.
Мондый уңышлар бик тырышларга елмая. Һәм шуны онытмаска кирәк – һәр уңышлы бала янәшәсендә фидакарь остаз тора! Алда да зур уңышлар, тирән белем китерер уңышлар көтсен сезне!