

22 апрельдә Мәскәүдә “Якташ” яшьләр мәгариф форумы ачылды. Анда Башкортстанның ил башкаласы вузларында укучы студентлары һәм аспирантлары җыелды.
Форумда катнашучылар белән Башкортстанның Яшләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук очрашты.
“Республиканың яшләр сәясәте – ул яшьләргә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, шул исәптән Башкортстаннан читтә яшәүчеләр өчен дә. Февральдә без Башкортстан студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе белән килешү төзедек һәм бердәм чаралар үткәрәбез. “Якташ” форумы да – алар исәбендә”, – диде Яна Гайдук.
Чараның беренче көне социаль проектлаштыруга багышланды. Анда студентлар яшьләр өчен проектлар бәйгеләрендә катнашу өчен үз идеяләрен белдерү серләренә төшенделәр.
Икенче көнне Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Республиканың мәшгульлек үзәге белән берлектә вакансияләр ярминкәсе оештырды. Анда Башкортстаннан Мәскәү вузларында укучы студентларга эшләр тәкъдим ителде.
Форум эше бүген тәмамлана. Анда яшьләрне “Башкортстан – минем кече Ватаным” дискуссия мәйданы һәм “Медиа-трендлар” секциясе көтә.