Мәгариф, мәгърифәт
17 апрель 2023, 03:37

БДИга Украинадагы махсус хәрби операция турында сораулар кертәчәкләр

Укучылар тарихны онытмаска тиеш. 

БДИга Украинадагы махсус хәрби операция турында сораулар кертәчәкләрБДИга Украинадагы махсус хәрби операция турында сораулар кертәчәкләр
БДИга Украинадагы махсус хәрби операция турында сораулар кертәчәкләр

Тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) биремнәренә Украинадагы махсус хәрби операция белән бәйле сораулар кертәчәкләр. Моны мәктәпләрдә тиешле дәреслекләр барлыкка килү белән үк эшләргә уйлыйлар. 

Махсус операция турында сораулар мәгълүматны өйрәнү нәтиҗәләре буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең контроль-үлчәү материалларына кертеләчәк. Ягъни, әгәр материал өйрәнү өчен 10 сыйныф программасында урын алса, тарих буенча контроль-үлчәү материалларына урта мәктәптә укуны тәмамлауны исәпкә алып төзәтмәләр кертеләчәк 

 Русия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, X-XI сыйныф укучылары өчен тарих буенча яңа дәреслеккә Украинадагы махсус операция турында бүлек кертелгән. Аның сүзләренчә, мәктәпләр инде 1 сентябрьдән үк аның буенча эшли башлаячак. 

Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча 418 көн элек, ягъни 2022 елның 24 февралендә, Украинада махсус хәрби операция игълан ителде. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас