

Бөре кызы абсолют җиңүче булды!
Бүген Уфада хокук буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары һәм җиңүчеләре билгеле булды. Олимпиада биремнәрен үтәү нәтиҗәләре буенча Бөре шәһәре 1нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Ангелина Яндыганова интеллектуаль ярышның абсолют җиңүчесе дип танылды.
Уфаның 39 санлы гимназиясе укучысы Камилә Нурисламова 9нчы сыйныфлар арасында олимпиада призеры булды.
Туймазының 7нче мәктәбеннән Аделия Хәйруллина 10нчы сыйныфлар арасында олимпиада призеры дип танылды.
11нче сыйныфлар арасында хокук буенча йомгаклау этабы призеры –Уфаның 39нчы гимназиясе укучысы Ильяс Галимханов.
"Бөтенрусия укучылар олимпиадасы Русиядә иң массакүләм интеллектуаль ярыш булып тора һәм укучыларның иҗади сәләтләрен һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксынуын ачыклау һәм үстерү өчен үткәрелә. Ләкин иң мөһиме — яхшы кеше булып калу. Игелек, ярдәмчеллек, аңлау, иҗат кебек әхлакый сыйфатлар бик мөһим. Кадерле укучылар, без сезнең белән горурланабыз һәм сезгә яңа җиңүләр телибез”, — диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, призерларны һәм җиңүчеләрне сәламләп.
Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары бу тырышылклары нәтиҗәсендә үзләренә киләчәккә зур мөмкинлеләр ачты. Алар илебезнең теләсә кайсы уку йортына олимпиада профиленә туры килгән белгечлекләр буенча укырга керергә хокуклы. Бу белемле егет-кызларга Башкортстан Башлыгы премиясе дә бирелә.
Фото: Башкортстан Фән һәм мәгариф министрлыгы сайтыннан.