

Башкорт теле буенча диктантны казах милләтеннән булган башкорт теле укытучысы, М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры һәм Яңавыл районы хакимияте башлыгы укыячак. Башкорт теле буенча төбәк диктанты 2015 елдан алып үткәрелә. Халыкара статусын ул 2019 елда ала. Беренче елда диктант язуда 69 687 кеше катнаша. Алдагы елда анда катнашучылар саны дүрт тапкырдан артып китә. Саннар белән әйткәндә: 2020 елда — 305 600, 2021 елда —321 782, 2022 елда 334 523 кеше диктант язуда катнаша.
Халыкара диктантның үзенчәлеге шунда, ел саен аны республиканың танылган сәясәтчеләре, артистлары һәм танылган җәмәгатьчелек вәкилләре укый.
Агымдагы елда диктантны укыйлар:
— башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы-2023” төбәкара конкурсының “Педагогик перспектива” номинациясендә җиңүче Ильяс Сагынбәк.
— башкорт телен төпле белүчеләр өчен Башкортстанның югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов.
— башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучы катнашучылар өчен Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзыйгатов.
20 апрельдә Уфа вакыты буенча 11:00 сәгатьтә “БСТ” телеканалында, «ВКонтакте» социаль челтәрендә, телеграм-каналда диктант укуның туры трансляциясе башланачак:
- 11:00 сәгатьтән 11:25 сәгатькә кадәр — башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
- 11:30 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр — башкорт телен төпле белүчечеләр өчен;
– 12.05 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр — башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучылар өчен.
Акциянең һәр катнашучысы диктантны өйдә мөстәкыйль рәвештә язу мөмкинлегенә ия. Соңыннан диктант язган битне фотога төшерергә (сканерларга) һәм 24 апрельнең 23.59 сәгатенә кадәр bashdictant2022@mail.ru электрон почтага, яки телеграм-ботка https://t.me/bash_dictant_bot җибәрергә кирәк булачак.
Онлайн-режимда язу мөмкинлеге булмаган очракта, туры эфирның видеосы рәсми сайтта 23 апрельнең 23.59 сәгатенә кадәр булачак. Теләүчеләр кабатлап күрсәтелгән эфирны карап, диктант яза һәм эшләрен кабул итү нәтиҗәләре тәмамланганчы җибәрә ала.
Акциянең рәсми нәтиҗәләре 30 көн эчендә https://bashdictant.ru/. сайтында урнаштырылачак.
Хештеглар:
#башҡорттелендәдиктант
#башдиктант/#башдиктант2023
#диктантпобашкирскомуязыку
#башҡортсадиктантяҙам
Чыганак:mgazeta.com
Фото:mgazeta.com