Мәгариф, мәгърифәт
10 апрель 2023, 07:45

Тәрбиячеләргә – 500 мең сум

Аларга да грантлар бирү тәкъдим ителде.

topobrazovanie.rutopobrazovanie.ru
Фото:topobrazovanie.ru

Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен 50 грант кертергә тәкъдим итте. Аларга 500 мең сум бүлеп бирергә тәкъдим ителде.

Төбәк җитәкчесе балалар бакчалары тәрбиячеләренә җитәрлек игътибар бирелмәвен билгеләп үтте, шуңа күрә республика хөкүмәтенә бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Әйткәндәй, элек республикада яшь авыл укытучыларына грантлар кертелгән иде, алучылар саны быел 25тән 150гә кадәр арткан. Шулай ук республика дәүләт һәм туган тел укытучылары өчен 100 премия бүлеп бирелгән.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас