

Үткән атнада кызым үзе белем алган Уфа фән һәм технологияләр университетына “Студент язы-2023” фестивален тамаша кылырга чакырды.
“Студент язы” – университетта ел саен шаулап-гөрләп уза торган талантлы студентлар – үзешчән артистлар конкурсы ул.
Без укыган чорда, моннан дистә еллар элек үк, Башкорт дәүләт университетында да уку елы барышындагы иң чагу чараларның берсе булып тора иде ул. Үзебезнең филология факультетын конкурста тәкъдим итүче талантларга рухи көч өстәп, алар өчен яна идек, артистларыбызны залны күтәрердәй алкышларга күмә идек без.
Яшьлек, яшьлек! Бүген дә гөрли икән мондый фестивальләр Башкортстанның югары уку йортларында. Без бу көнне Информатика һәм робототехника факультеты (ФИРТ) студентлары чыгышын карадык һәм яшьлегебезгә кайткандай булдык. Рәхәт тә, искиткеч күңелле дә, бераз гына моңсу да булды, шул ук вакытта сәхнәдә тырышып-янып чыгыш ясаган кызыбыз өчен горурлык хисләре дә кичердек бу мәлләрдә.
Фестивальнең төп максаты, әлбәттә, университет традицияләрен үстерү һәм ныгыту, студентларны иҗади омтылышлары нигезендә берләштерү. Һәм уку йорты бу максатка ирешә дә! Конкурста иң мөһиме җиңү түгел, иң мөһиме – анда катнашу, диләрме әле. Студентлар моны бик яхшы аңлый һәм рәхәтләнеп бәйрәм итә!
Илебезгә тыныч күк йөзе, иминлек телик! Сәламәтлек безне ташламасын! “Студент язлары” киләчәктә дә гөрләп торсын!
Автор фотосы.