

Форумның беренче көне кысаларында сигез дискуссия мәйданчыгы планлаштырылган, чарада катнашучылар сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, педагогларны аттестацияләү системасына үзгәрешләр кертү, яңа белем бирү программалары һәм мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә идарә итү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
“Взлетай!" форумы ахырында пленар утырыш була. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашыр дип көтелә. Шулай ук форум эшендә федераль структуралар вәкилләре, беренче чиратта РФ Мәгариф министрлыгы, РФ мәгариф академиясе һәм илнең башка әйдәп баручы югары уку йортлары лекорлары катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр “Взлетай!” форумы 2019 елда Радий Хәбиров инициативасы белән уүткәрелә башлаган иде.