Мәгариф, мәгърифәт
1 апрель 2023, 14:53

Безнең балалар Абхазиядә ял итәрме?

Абхазия һәм Башкортстанның мәгариф министрлары шул хакта сөйләште. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Абхазия республикасы Мәгариф министрлыгында мәгариф министры Инал Габлия белән Башкортстан мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин очрашты.

– Безнең хезмәттәшлек үсеш алыр дип ышанам. Бүген без Башкортстан балалары өчен кызыклы булачак объектларга барачакбыз. Шулай ук колледжларыбызның үзара бәйләнеше турында фикер алышачакбыз һәм ведомствоара килешүгә кул куячакбыз. Мөмкинлектән файдаланып, Сезне һәм хезмәттәшләрегезне “Ел укытучысы” халыкара җәйге мәктәбендә катнашырга чакырасым килә”, – диде Инал Габлия.

– Кара диңгез яр буендагы иң уңай экологик хәл Абхазиядә. Без балаларны 21 көнлек җәйге сәламәтләндерү сменаларына җибәрә алабыз. Лагерь диңгезгә якын урнашкан, пляж бик яхшы, комлы. Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар бик яхшы. Имзаланачак килешүләр һәм уртак документлар кысаларында без инде быелгы җәйдә үк балаларыбызны җибәрә алабыз, дип уйлыйм”, – дип җаваплады Айбулат Хажин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас