

Бүген Башкортстанда укучыларның 96 проценты мәктәптә туклана. Һәм аларның яртысыннан күбесе кайнар ашны бушлай ашый, ди республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Атап әйткәндә, укучыларның 56 проценты, ягъни 294 меңе ташламалы шартларда туклана.
Министр әйтүенчә, бу категориягә башлангыч сыйныфта укыган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, күп балалы аз керемле гаиләләрдән булган укучылар, шулай ук Донецк һәм Луганск республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән килгән балалар керә. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары – 5-11 сыйныфларда белем алучы 2413 бала кайнар аш белән тәэмин ителә.
Әйтергә кирәк, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең Юлламаларында һәрвакыт мәктәп туклануына аерым игътибар бүлә. “Укучыларны ашату яхшы оештырылырга тиеш”, – ди ул.