

Укытучыларга дәүләт хезмәткәрләре ия булган статус социаль гарантияләр бирергә кирәк. Әлеге закон проект өстендә Дәүләт Думасының Мәгариф буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова эш башлаган. Ул Мәгариф министрлыгына “Укытучы статусы турында”гы закон проектын – документын – эшли башлавы хакында хәбәр иткән һәм ведомстводан процессны координацияләү өчен җаваплы хезмәткәр билгеләүне үтенгән.
“Педагогик хезмәткәрнең миссиясен билгеләү; дәүләт хезмәткәренеке кебек статус, ил буенча дәүләт хезмәткәренең уртача хезмәт хакыннан да ким булмаган хезмәт хакы, медицина тикшеренүләренә дәүләт хезмәткәренекенә тиң хокук билгеләү күзаллана”, – диелә хатта.
Закон проекты укытучының хокукларын һәм бурычларын тасвирлауны, шулай ук аны яклауны күздә тотачак. 2022 елда укытучының ил буенча уртача хезмәт хакы салымнарны исәпкә алмаганда 45 787 сум тәшкил иткән иде.
“Ягъни педагоглар кулга уртача 39 мең сум акча ала иде, ә күп педагогларның эшхакы аннан да азрак. Росстат тарафыннан 2022 елда бирелгән җыелма мәгълүматлар буенча, дәүләт хезмәткәренең уртача хезмәт хакы 126 мең сумга тигез булган. Ә бит түрәләр дә, укытучылар да – “дәүләт кешеләре”, һәм үз хезмәтләре өчен алар бертигез хезмәт хакы алырга тиеш. Тегеләре дә, болары да дәүләт өчен кирәк булган эшне башкара”, – ди Лантратова.
Чыганак: iz.ru