

Укыту-тәрбия эшенең сыйфатын арттыру өчен.
Башкортстан укытучылары Идел буе федераль округы сыйныф җитәкчеләренең күчмә сессиясендә катнашты. Өченче шундый чара Самара өлкәсендә узды.
Чарада 200дән артык педагог, 400 сыйныф җитәкчесе һәм кураторлар онлайн катнашты.
Русия мәгариф министрлыгы академиясе ректоры Павел Кузьмин һәм академия вәкилләре сыйныф җитәкчелегенә кертелүче яңалыклар белән таныштырды.
Яңа федераль проектлар, әйтик, сыйныф җитәкчеләре форумы, тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре институтлары, Яшьләр эшләре буенча Русия «Движение первых» проектлары белән таныштырдылар.
Сөйләштеләр, киңәшләштеләр. Секцион мәйданнарда алдынгы педагогик алымнар белән уртаклаштылар.
Форум кунагы – инвалид балаларны дистанцион укыту Республика үзгенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зимфира Йосыпова бу форумны укытучыларга һөнәри яктан үсәргә, тәҗрибә уртаклашырга, үзеңә ышаныч арттырырга ярдәм итә, дип белдерде.
Марафонда катнашучылар эстафетаны төньяк-көнбатыш округына тапшырдылар. Чираттагы сессияләр 25-26 мартта Санкт-Петербургта һәм 30 мартта Екатеринбургта узачак.