Мәгариф, мәгърифәт
24 Марта 2023, 16:42

Кубиязда яңа мәктәп булачак

Укулар әле ике агач бинада уза.  

Кубиязда яңа мәктәп булачакКубиязда яңа мәктәп булачак
Кубиязда яңа мәктәп булачак

Укулар әле ике агач бинада уза.

 

Бүген Аскын районының Кубияз авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 20нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

Биредә уку 1965 һәм 1988 елларда төзелгән бер катлы ике агач бинада уза. Төп корпус файдалануга яраксыз дип танылды. 100 урынга исәпләнгән мәгариф учреждениесендә 151 бала укый.

Мәктәп директоры Азат Әхмәтҗанов сөйләвенчә, агымдагы елның апрелендә Кубияз авылында 4,3 мең квадрат метр мәйданлы мәгариф комплексы төзелә башланачак. Бу мәктәп 60 урынлы балалар бакчасы белән берләштерелгән һәм 120 укучыга исәпләнә. Бинада шулай ук ашханә, спорт залы, медицина блогы урнашачак.

Проектның гомум бәясе - 316,4 миллион сум. Мәктәпне 2024 ел ахырына төзеп бетерергә планлаштыралар.

Радий Хәбиров иске агач корпусларда булды, шулай ук ашханәне, спорт залын карады. Аралашу вакытында укытучылар республика җитәкчесеннән яңа мәктәп территориясендә балаларны йөртә торган автобус өчен җылы гараж төзүне сорады. Төбәк җитәкчесе муниципалитет хакимиятенә тиешле йөкләмә бирде.

- Кубияз - уникаль авыл. Аның турында беренче искә алулар 1560 елларда ук теркәлгән. Халык күптән яңа мәктәп сораган иде һәм бүген без аның проектын карадык. Мондый мәктәпләрдә чын Русия, чын Башкортстан үсә. Монда укыган балалар бүген Ватанны яклый. Алар арасында һәлак булучылар да бар, геройлар да бар. Мондый зур авылларда мәктәпләрне сакларга тиешбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

 

Фото: glavarb.ru

Кубиязда яңа мәктәп булачак
Кубиязда яңа мәктәп булачак
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас