Мәгариф, мәгърифәт
24 март 2023, 11:33

"Ел укытучысы – 2023" бәйгесенә бер караш

Һөнәри осталык ярышлары үтте.

"Ел укытучысы – 2023" бәйгесенә бер караш"Ел укытучысы – 2023" бәйгесенә бер караш
"Ел укытучысы – 2023" бәйгесенә бер караш

 

Һөнәри осталык ярышлары үтте.

 

Язның бер үзенчәлекле билгесе бар: "Ел укытучысы" бәйгесенең республика этабы башлана икән, димәк, яз җиткән.  Менә быел да яз "Ел укытучысы – 2023"  конкурсантлары һәм аларның командасы, жюри әгъзалары, аларны кабул итүче мәктәп коллективлары, гомумән, мәгариф системасы өчен киеренке көннәр алып килде.

Конкурста  татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча һөнәри компетенция дәрәҗәсен дәлилләү максатында   Башкортстан Республикасы район һәм шәһәрләреннән 14 укытучы катнашты. Бакалы, Миякә, Бүздәк, Караидел, Краснокама, Нефтекама, Стәрлетамак, Уфа, Аскын, Борай, Әлшәй, Дүртөйле, Кушнаренко укытучылары педагогик остаханә, дәрес, тәрбия эше, мастер-класс кебек формалар ярдәмендә үзләренең методик һәм тәрбияви ачыш-табышлары белән бүлеште.   

Гадәттә, конкурс укытучы-педагог өчен һөнәри хисап тоту белән генә чикләнми, ә яңарышка, үсешкә этәргеч булуы белән дә характерлана.
Быел да шулай булды һәм киләчәктә дә шулай булыр. Укытучылар бер-берсенең тәҗрибәсен зур кызыксыну белән күзәттеләр, педагогик “сандык”ларын баеттылар дип уйларга тулы җирлек бар.

"Ел укытучысы" бәйгесендә 2008нче елдан башлап жюри әгзасы булып эшләү бу вакыйга хакындагы күзаллаулар, күзәтүләрне анализларга, гомумиләштерүләргә   мөмкинлек бирә. Алар, әлбәттә, минем шәхси фикерләрем.

Теләсә нинди конкурс, шул исәптән “Ел укытучысы” да, катнашучылардан зур тырышлык, профессиональ өлгергәнлек, коммуникатив осталык  таләп итә. Уңышның шактый өлеше педагог-конкурсантның психологик әзерлегенә дә бәйле. Быелгы конкурсантлар бу яктан миндә, гомумән алганда, уңай тәэссоратлар калдырды. Төпле, нигезле чыгышлар, үз тәҗрибәләренә таянып дәлилләнгән метод һәм алымнар, укучыларны мотивлаштыруның төрле юллары – быелгы конкурсантларны уңай характерлаучы сыйфатларның кайберләре. Бөтенләй күңел кайткан, укытучы өчен оялып утырган очраклар күзәтелмәде дияргә була. Ә кайвакыт, кызганычка каршы, андый хәлләр дә  очрый.

Конкурсантларның төп өлеше шактый зур педагогик стажга ия: 33 ел, 27 ел, 16 ел... Икенче яктан, конкурска 1 – 3 ел гына эшләүче яшь укытучылар да килгән иде. Аларның һәрберсе үз осталыгын ачарга тырышты:  функциональ (уку)  грамоталылык  булдыру алымнары (Мансурова З.Я. – Бүздәк, Каран мәктәбе; Якупова З.Ф. – Кушнаренко, 1 нче санлы мәктәп; Трофимова Г.Г. – Бакалы, Иске Әҗмәй), телне лингвомәдәни юнәлештә өйрәнү үзенчәлекләре (Хөснетдинова Д.Ф. – Краснокама, Яңа Бөртек; Шәрәпова А.М. – Әлшәй, Түбән Әврүз), коммуникатив күнекмәләр булдыру юллары һәм инновацион технологияләр куллану мөмкинлекләре (Шәфыйкова А.Р. – Нефтекама; Закирҗанова Э.Г. – Караидел, Яугилде), тәнкыйди фикерләү формалаштыру алымнары (Махиянова А.Р. – Миякә, Кыргыз-Миякә, Вәлиева Л.М. – Аскын, Кышлау-Елга)  һәм башка актуаль проблемалар яктыртылды.

Укытучы хезмәте дәрес бирү белән генә чикләнми. Укытучы – белем бирү, күнекмә-осталык булдыру белән бергә, тәрбияче дә ул. Конкурсантларның бу юнәлештәге компетенциясен без “Тәрбияви эш” этабында күрдек. Укытучылар 2023 елның “Педагог һәм остаз елы” булуына нигезләнеп, укучылар ярдәмендә “укытучы – остаз” төшенчәсен төрле яктан ачарга омтылды. “Кеше нинди булырга тиеш?”, “Һөнәрләр һәм һөнәр ияләре”, “Әбиемнең күңел сандыгы”, “Остазлар” кебек  темалар төп төшенчәне төрле яктан яктыртты.

Конкурста  яхшы профессионалларны күрү канәгатьлек хисе тудырса, аларның нинди социолингвистик шартларда эшләвен белү йөрәкне әрнетә. Җәмгыятьтә, илдә туган телләргә карата булган я кире, я битараф мөнәсәбәтнең өстенлек итүе, “милли мәктәп” төшенчәсенең декларатив характерга әйләнеп баруы, укучыларның тел белү дәрәҗәсенең шигрин күн кебек кибүе, туган телләрне өйрәнү өчен бүленгән сәгатьләрне микроскоп аша карап кына табу мөмкинлеге, хәтта шул микродозада гына да  туган телләрен өйрәнүче балалар, сыйныфлар, мәктәпләр санының кимүе – бүгенге проблемаларның бары тик бер өлеше генә. Ни өчен аларны искә төшерәмме? Чөнки конкурсантларның дәрәҗәсен билгеләгәндә, аны алар эшләгән шартлардан аерып карау методологик яктан бик үк дөрес булмас иде. Бүгенге татар теле һәм әдәбияты укытучысын мин, югарыда аталган шартларга карамый, үз бурычын намусына тугры калырга тырышып башкаручы фидакарь зат дип күзаллыйм. Күпмедер дәрәҗәдә идеалистик караштыр – килешәм. Әмма мин андый укытучыларны беләм. Алар – бар! Әлегә – бар...

Менә 16-17 ел инде "Ел укытучысы" бәйгесенең республика этабында эшләгәндә мөмкин кадәр объектив булырга омтылам кебек: методик планда теоретик һәм практик әзерлегемә таянам, яшәү принципларына хыянәт итмәскә тырышам, конкурсантның һәр уңышына куана белү, һәр уңышсызлыгын күреп борчыла алу сәләтем саклана.
Һәм, нәтиҗәдә, кайвакыт "шифаханәдәге уртача температура" килеп чыга. Өлешчә минем бәя белән туры килә ул, өлешчә – юк.
Еллар буе күпме укытучының күңеле кителгәндер?.. Үземнең йөрәк тә таштан түгел бит... Хәер, жюрида эшләү –ирекмәнлек эше һәм һөнәри бурычыбыз ул. Бәйгечеләрдән нинди эмоциональ кайтаваз алуга, үз йөрәгебезгә күпме  һәм ничә яңа киртләр салуга карамастан, безгә мәҗбүри йөкләтелгән эш.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри бәйгесе киләсе елларда да дәвам итсен иде.

УКЫТУЧЫ

Укытучы – язмыштан булмыш тукучы,

камил инсан, гадел җанның җиңүенә ышанучы

гали бер зат гади җирдә.

Укытучы – таянучы үз сүзенә, үз көченә, үз эшенә;

уятучы, уйлатучы, яратучы.

Кирәксә, ул Кояшка тиң булучы,

Ай булып, кара төнне яктыртучы.

Укытучы, һәр укучы

чып-чын кеше булу юлын сайласын,

ыру-нәсел намусын сакласын, дип яшәүче

мәрхәмәтле һәм фидакарь җан иясе –

Алыпка тиң әйдәманы замананың.

 Лилия Сәгыйдуллина – Уфа фән һәм технология университеты доценты, педагогия фәннәре кандидаты, БР һәм РФ Язучылар берлеге әгъзасы.

 Фотода:  “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесенең финалына чыккан мөгаллимнәр — Эльза Закирҗанова (Караидел районы, Яугилде мәктәбе), Зөлфия Мансурова (Бүздәк районы, Каран мәктәбе), Айгөл Махиянова (Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылының М. Абдуллин исемендәге 1нче мәктәбе, Алия Шәфыйкова (Нефтекама шәһәренең 2нче мәктәбе), Зөлфия Якупова (Кушнаренко районы, Кушнаренко авылының Советлар Союзы Герое В. Д. Паширов исемендәге 1нче мәктәбе) остазлары Илшат Насыйпов белән. Бу затлы бишлектән кем җиңүче булыр, анысы бүген, бик тиздән ачыкланыр!

 

"Ел укытучысы – 2023" бәйгесенә бер караш
"Ел укытучысы – 2023" бәйгесенә бер караш
Читайте нас