Мәгариф, мәгърифәт
24 март 2023, 14:22

«Ел укытучысы-2023». Абсолют җиңүчесе кем?

Зур нәтиҗәләр күрсәттеләр.

«Ел укытучысы-2023». Абсолют җиңүчесе кем?«Ел укытучысы-2023». Абсолют җиңүчесе кем?
«Ел укытучысы-2023». Абсолют җиңүчесе кем?

Зур нәтиҗәләр күрсәттеләр.

 

Бүген  «Торатау» Конгресс-холлында һөнәри осталыкка көч сынашкан педагоголарны тәбрикләү чарасы узды. "Ел укытучысы -2023” кем дисезме, дуслар. Ул  – Уфа шәһәренең 39нчы гимназиясенең  математика укытучысы Артем Баянов.

Шулай ук бүген "Ел укытучысы – 2023”  төбәкара конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023 », «Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023», «Башкортстан ел укытучысы», шулай ук  «Дистанцион белем бирү укытучысы» республика конкурсына йомгак ясалды.

 «Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023» төбәкара конкурсында Башкортстаннан, Курган, Чиләбе, Ырынбур, Юграның Ханты-Манси автоном округыннан 61 педагог катнашты.

Гомумән «Ел укытучысы-2023» республика конкурсында 150 дән артык (башлангыч сыйныф, чит телләр, тарих һәм җәмгыять, рус теле һәм әдәбияты, физик культура, химия, биология, математика, физика буенча укытучы) мөгаллим катнашты.

Нәтиҗәләр шундый:

"Ел укытучысы -2023” – Уфа шәһәренең 39нчы гимназиясенең математика укытучысы Артем Равил улы Баянов.

Артем Равил улы быел көз Мәскәүдә Башкортстан данын яклаячак.

"Рус теле һәм әдәбияты ел укытучысы -2023” – Сәгыйтов Эмиль Ришат улы. Ул Уфаның 45 санлы мәктәбе укытучысы.

 

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» –Зөлфия Җәмил кызы Мансурова (Бүздәк районы Каран авылы мәктәбе укытучысы).

 
4 укытучы «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы»  конкурсының лауреатлары булды.
1. Закирҗанова Эльза Габделкавый кызы (Караидел районы, Яугилде мәктәбе);
2. Махиянова Айгөл Рәсим кызы (Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылының Абдуллин исемендәге 1 санлы мәктәбе);
3. Шәфыйкова Алия Ринат кызы (Нефтекама шәһәренең 2 санлы мәктәбе);
4. Якупова Зөлфия Фәнис кызы (Советлар Союзы каһарманы Валентин Дмитриевич Паширов исемендәге Кушнаренко 1санлы мәктәбе).

 

 «Дистанцион белем бирү укытучысы» республика конкурсы җиңүчесе –
Сажидә Равил кызы Җәлилова (сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Бакалы коррекцион мәктәп-интернатының башлангыч сыйныфлар укытучысы).

 
«Елның яшь укытучысы» – Швалёв Валерий Викторович булды. Ул Дуван районы, Дуван авылының Советлар Союзы Герое Михляев исемендәге мәктәпнең тарих укытучысы.

«Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023» бәйгесенең абсолют җиңүчесе Нефтекама шәһәренең «Башкорт гимназиясе»нең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы) Гүзәл Сәгыйт кызы Гайсина.

Хөрмәтле укытучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Арытаба да зур уңышлар, иҗади хезмәт нәтиҗәләре телибез!

 



 

«Ел укытучысы-2023». Абсолют җиңүчесе кем?
«Ел укытучысы-2023». Абсолют җиңүчесе кем?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас