

Алдынгылыкны бирми.
Һәр елны март аенда укытучыларның һөнәри осталык бәйгеләре үтә. Әлеге вакытта Уфада республикабыз мәктәпләрендә хезмәт салучы мөгаллимнәр бәйгесе финалга якынлаша. Иртәгә финалга чыгучылар һәм “Ел укытучысы-23” билгеле булыр.
Әлеге вакытта, ягъни 21нче марттан 24нче мартка кадәр, Казан шәһәрендә "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" конкурсының Бөтенрусия йомгаклау этабы үтә.
Бу мәртәбәле бәйгедә илебезнең 12 төбәгеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнаша. Конкурсантлар ачык дәрес, осталык сәгатьләре, методик остаханә, сыйныф сәгате, “Ел укытучысына сорау” матбугат конференциясендә катнашалар. Конкурс этаплары Казан шәһәренең полилингваль "Адымнар" мәктәбендә үтә.
Бу зур җаваплылыктагы бәйгедә Башкортстан Республикасын Дүртөйле районы Исмаил урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Ел укытучысы-22” җиңүчесе Ләйсән Имаметдин кызы Морзаева яклый.
Ике ут күрше республикаларның җәмәгатьчелеге игътибарында булган ярышларда катнашучы мөхтәрәм педагогларга зур уңышлар телибез. Югары нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңүләргә ирешергә язсын.
“Өйдә диварлар да саклый”, дигән әйтем бар барлыгын. Әмма ярышлар бик җитди уза. Шуңа күрә, Башкорстанда бәйге тотучыларга да, Казанда да ансат түгелдер. Мондый дәрәҗәле ярышта Уфада үз мәктәпләре, районнары уңышларын танытучы һәм Казанда Башкортстанда татар телен укытучы фидакарьләр данын яклаучы Ләйсән Имаметдин кызына зур уңышлар телибез.
“Мөгаллимнәр һәм остазлар елы” укытучыларыбызга киң мөмкинлекләр, уңайлыклар, иҗат офыклары ачсын. Туган телен сөюче әти-әниләр, балалар саны артсын. Зур авырлыкларны җиңеп, туган телгә тугрылык тәрбияләүче укытучылар хезмәте бәрәкәтле булсын!
Яшәсен туган телебез – татар теле!