Мәгариф, мәгърифәт
22 март 2023, 10:30

Әти-әниләр дәреслек өчен түләргә тиешме?

Бала укырга төшсә, башлана инде мәшәкатьләр...

Әти-әниләр дәреслек өчен түләргә тиешме?Әти-әниләр дәреслек өчен түләргә тиешме?
Әти-әниләр дәреслек өчен түләргә тиешме?

Башкортстан Башлыгының “ВКонтакте" социаль челтәрендәге битендә Уфада яшәүче ханым: “Башлангыч сыйныфта укучы балаларның ата-аналары үз исәпләренә дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре сатып алырга тиешме?” дигән сорауны биргән.

    Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, ханым мәгариф турындагы законда мондый пункт бармы дип сораган. "Шундый көнгә җиттек – хәзер мәктәпләрдә   әзерлек тә түләүлегә әйләнде", - дип ассызыклаган ул.

    Ханымга республика Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте бүлеге начальнигы Жанна Миникеева җавап биргән. Аның аңлатуынча, ата-аналардан җыелган акчага

  • уку әсбаплары,
  • дәреслекләр,
  • кәгазь

     бары тик  ирекле нигездә, ата-аналар җыелышы карары буенча генә сатып алынырга мөмкин.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас