Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
21 март 2023, 12:55

Яңа телләр керәчәк

Мәктәпләрдә укучылар Африка телләрен өйрәнә башлыйлар.

freepik.com
Фото:freepik.com

Русиядә укучылар Африканың суахили һәм амхар телләрен өйрәнә башлыйлар.

Мәскәү дәүләт университетының Азия Һәм Африка илләре институты директоры Алексей Маслов бу хакта «Русия-Африка» халыкара парламент конференциясендә сөйләгән. Аның сүзләренчә, Русия мәктәпләрендә суахили һәм амхар телләрен өстәмә тел буларак укыта башлыйлар.

Алексей Маслов билгеләп үткәнчә, мондый хәл Советлар Союзында да булмаган.

Шулай ук ул институтта бөтенләй диярлек юкка чыккан телләрне укыту яңадан тергезелә дип билгеләгән. Мәсәлән, йоруба, сомали, шулай ук суахили, амхар, зулу һәм башка күп кенә телләр актив укытылачак.

Директор исәпләвенчә шул рәвешле яшь буын Африканың менталитетын һәм төп үсеш модельләрен аңлаячак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: