Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
21 март 2023, 13:00

Укытучы да, галим дә ул

   Булдыклы, зур уңышларга ирешкән якташлары белән һәркем горурлана. Аларны туган ягының йөзек кашына тиңлиләр. Авылдашым Айрат Шәйхулла улы Рамазанов – чын-чынлап Калмашбашның гына түгел, ә Чакмагыш районының, Башкортстанның да горурлыгы.

Укытучы да, галим дә ул
Укытучы да, галим дә ул

Булдыклы, зур уңышларга ирешкән якташлары белән һәркем горурлана. Аларны туган ягының йөзек кашына тиңлиләр. Авылдашым Айрат Шәйхулла улы Рамазанов – чын-чынлап Калмашбашның гына түгел, ә Чакмагыш районының, Башкортстанның да горурлыгы.

   Техник фәннәр докторы, БДУның (бүгенге Уфа фән һәм технологияләр университеты) физика-техник институтының геофизика кафедрасы профессоры, фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнеп зур дан-дәрәҗәләргә ирешкән, 200дән артык фәнни эш, уку әсбаплары, ике дистәдән артык патентлар һәм белешмәләр авторы ул Айрат абый Рамазанов. Ул шулай ук “СССРның уйлап табучысы” билгесенә, ВДНХның бронза медаленә, РФ Мәгариф министрлыгының Почет грамотасына лаек булган кеше. 2019 елда фәндә ирешкән уңышлары өчен БРның Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты булды. Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе.

   Менә шундый биеклекләрне яулаган, ләкин авылыбызның иң хөрмәтле кешеләре булган әтисе Шәйхулла абый һәм әнисе Мөсаллия апа кебек үк гади һәм кечелекле, игътибарлы һәм ихтирамлы булып кала белгән Айрат абый белән җай гына әңгәмә корып утырабыз. Сораулар күп һәм төрле, Айрат абый аларның һәркайсын игътибар белән тыңлый.

-Айрат абый, дөнья белән математика һәм физика фәннәре идарә итә диләр. Моның белән килешәсезме?

   -Мин шулай ук химия һәм биологияне дә өстәр идем. Алар бергәләп технологик үсешнең нигезен тәшкил итә. Әйтик, ясалма интеллект, нейрон-челтәрләр, чат-ботлар хәзер безнең өчен гадәти нәрсәгә әверелеп бара. Ә бит, бары моннан 10-20 ел элекке вакытка борылып карасак та, тормышның искиткеч тизлектә үзгәрүен күрәбез. Кәрәзле телефонны гына алыйк. 90нчы елларда алар зур һәм бик кыйммәт тора иде, җитмәсә, бик сирәк урында “тота” иде. Бүген исә ул хәтта кечкенә балаларда да бар. Телефонда сыйфатлы фото һәм видео төшерү, боларны “хәтердә” саклау мөмкин. Җитмәсә әле, аларның “эчендә” Алиса, Сири кебек акыллы ярдәмчеләр утыра һәм безне аңлап, сорауларыбызга җавап бирәләр. Фантастика! Боларның барсы да фәннәрнең нык алга китүе, галимнәрнең зур тырышлыгы аркасында.

   Ә алда безне ни көтә? Дистә еллар үтүгә галимнәр искиткеч акыл, ясалма интеллект уйлап табар дип уйлыйм. Алар кеше кебек үк уйлар, ләкин кешенең баш миенә караганда йөзләрчә-меңнәрчә тапкырга көчлерәк-тизрәк эшләр. Бүген галимнәр шуның турында бәхәсләшә: алар үзләре шул машиналар белән идарә итә алырлармы, әллә машиналар кешегә баш булып алырмы һәм “Җир шарына кешеләр нигә кирәк” димәсме? Әлегә җаваплар юк, ләкин, кызганычка каршы, тарих шуны дәлилли: яңа технологияләр кешеләргә тик яхшы нәрсәләр генә алып килми шул (мәсәлән, дары, атом-төш коралы һ.б.).

-“Авыл мәктәбендә укып, ерак китеп булмый ул”дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Кайчандыр авылда белем алып, бүген профессор дәрәҗәсенә күтәрелүегез моның киресен раслый түгелме?

   -Мин авыл мәктәбендә укуыма һичкайчан үкенмәдем. Бу яктан әти-әнием белән дә, укытучыларым белән дә бәхетлемен. Мәктәпнең сыйфатын бит аның тышкы һәм эчке бизәге түгел,ә намуслы укытучылары билгели. Уфада, әлбәттә, баланы укырга биргәндә сайлау мөмкинлеге бар, ә авылда мәктәп – берәү, сайлап утыра алмыйсың. Ә безне иң-иң яхшы укытучылар укытты: математикадан – Асия апа Ханмурзина, физикадан – Нил Еникеев, химиядән – Венера Гыйззәтова, шулай ук Зөһрә Әюпова, Мөнәвәрә апа Латыйпова һ.б. – барсы да үз эшенә мөкиббән киткән, балалар ныклы белем алсын өчен бар җанын биреп эшләгән кешеләр. Мәктәптә гөрләп үткән физика, химия, татар теле, математика кичәләренә барыбыз да ашкынып йөрдек. Укытучыбыз Сәгыйть абый Латыйпов хәтта безне үз йортына алып барып, фотолар эшләү серләрен ачты.

   Тагын да төрле предметлар буенча район олимпиадаларына йөргәннәр хәтердә саклана. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага килеп, берүзем БДУга документлар тапшырдым. Укырга мин “университетны тәмамлыйм да, авылыма укытырга кайтам” дигән хыяллар белән кердем. Студент еллары – иң күңелле, бәхетле яшьлек еллары. Чын дуслар, саф хисләр, киләчәккә корган планнар – барсы да күңел түрендә саклана. Өченче курста укыганда җитди итеп фәнни эш белән шөгыльләнә башладым. Шулай итеп, авылга укытучы булып кайтырга туры килмәде, университетта кафедрада эшкә калдым. Соңрак Казан дәүләт университетында аспирантура тәмамладым, физика-математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклап, БДУда җаныма якын булган “Геофизика” кафедрасында укыта башладым. Соңрак техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә диссертация якладым, профессор дәрәҗәсе алдым.

   -Ни өчен геофизика өлкәсен сайладыгыз?

-Геофизик кешенең саулыгын тикшереп, диагноз куючы табибка охшаган. Ләкин геофизикның тикшерү объекты – нефть яки газ скважиналары. Мәсәлән, скважинага махсус приборлар төшереп, төптәге басымны, температураны, агым тизлеген һ.б. ачыклыйлар һәм нефть һәм суның агып килгән урынын, яткылык катламнарын һәм скважинаның үзенең торышын тикшерәләр. Шулай итеп, “авырткан” урыннар ачыкланганнан соң, ремонтчылар дәвалауга тотына. Минем белгечлегем – температура + басым, бу процессларның теориясе, аларның бәйләнеше, үлчәнелгән мәгълүматларны интерпретацияләүне автоматлаштыру.

   Геофизик мәгълүмат алу һәм аны эшкәртү белән шөгыльләнә. Ул физика, математика һ.б. заманча мәгълүмат технологияләрен яхшы белергә, һәрвакыт белемен камилләштереп торырга тиеш. Безнең университетта укытучыларга  да, студентларга да заманча ныклы белем алу, шулай ук фәнни эш белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар булдырылган.

-Югары уку йорты преподавателе мәктәп укытучысыннан ни белән аерыла?

   -Тәү чиратта шунысы белән: безгә укытуны фәнни эш (аеруча чыгарылыш кафедраларында) белән бәйләп алып бару мөһим. Кафедрада фәнни тикшеренүләр алып барылмаса, предприятиеләр белән килешүләр буенча грантлар һәм эзләнү-тикшеренүләр үтәлмәсә, яхшы белгеч әзерләү мөмкин түгел. Бу безнең, геофизика кафедрасының, төп девизы!

Мин дә үз эшемне, студентларымны яратам.

   -Фәнни хезмәткәр, фәннәр докторы, профессор дәрәҗәсенә күтәрелгәнче бик озайлы, катлаулы юл үтәргә кирәк. Барсына да кул селтәп, акчаны көрәп ала торган эшкә китәргә кирәк, дигән уй килгәне булмадымы?

   -Әйе, андый чаклар да булды. Ләкин һөнәремне түгел, ә эшләгән урынымны алыштырырга дигәне. Туксанынчы елларда, фән өлкәсе таралып барган, бәйләнешләр өзелгән чорда. Шунысы истә, мине Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында урнашкан, еш булырга туры килгән Тверь шәһәренә эшкә чакырдылар. Ләкин моның өчен Уфадагы фатирны алыштырырга кирәк иде. Менә бер көнне Уфага кайтып төпләнергә теләүче хәрби летчик килде, аның белән бүлмәләрне карап йөрибез. Шулчак күрәм: бездә кунакта булган әнием белән олы кызым кочаклашып әкрен генә елап утыралар: озакламый аерылышабыз дип... Моннан соң инде күченеп китәргә дигән уйдан кире кайттым. Соңрак Сургутның нефть фәнни-тикшеренүләр-җитештерү институтына (СургутНИПИнефти) чакырдылар. Уйладым-уйладым да, аннан да баш тарттым.  Сәбәбе нинди дисезме? Кафедрабызда искиткеч тату-бердәм коллектив тупланган иде. Шулай ук университетта минем өчен бик тә уңайлы эш шартлары тудырдылар. НИПИда эш режимы да үзгә: бер үк вакытта киләсең, бер вакытта өйгә кайтасың. Ә университет укытучысының эш сәгате чикләнмәгән: семинар-конференцияләр бик соңга кадәр сузылырга мөмкин, ә кайчан миңа атналар буена баш күтәрми бакчамда эшләп утырырга туры килә.

   -Айрат Шәйхулла улы, бүгенге абитуриентларның, студентларның белем дәрәҗәсен ничек бәяләр идегез?

   -Бу сорауны миңа бик еш бирәләр. Мин, әлбәттә, кече курсларда укытмыйм, шулай да гомум белем дәрәҗәсе түбәндер дип әйтә алмыйм. Бүгенге абитуриент моннан 50 ел элеккесеннән күбрәк белә. Монда аңа интернет та ярдәмгә килә, әлбәттә. Мин, мәсәлән, укырга керергә килгәндә русча сөйләшә дә белми идем, ә авылымда үткән очрашуларда укучыларның татар теленнән җиңел генә русчага күчүен күрәм.

Әлбәттә, студентлар арасында төрлесе бар: тырышканнары күп, укуга исе китеп бармаганы да очрый. Ләкин беренчеләре ота һәм зур уңышларга ирешә.

    -Айрат абый, “Өмет” укучыларын якыннарыгыз, гаиләгез белән таныштырып үтегез әле.

   -Мин бик бәхетле кеше: намуслы, бер-беребез өчен җан ярып бирергә әзер булган гаиләдә үстем. Әтиебез Шәйхулла Рәхмәтулла улы 1921 елгы, Бөек Ватан сугышында разведчик булып хезмәт иткән. 1947 елда гына тыныч тормышка кайтып, гомере буена туган авылында укытучы, авыл советы рәисе, аннан колхозның профком рәисе булып эшләде. Безгә, гаиләдә үскән дүрт балага ул намуслылык, тәрбиялелек һәм хаклык яклауның гүзәл үрнәге булды. Авылдашлар өчен авторитет иде. Әтиебез бик матур итеп рәсемнәр төшерә, матур яза иде. Авылыбызның тарихын өйрәнүгә зур хезмәт салды ул. Исемдә: өлкәннәрдән сораштырып, барсын да җентекләп язар иде. “Сәнәк сугышы” дигән мәкаләсе басылганы хәтердә. Стенабызда зур дөнья картасы эленеп торды. Гомеренең соңгы берничә елында әти безнең гаиләдә яшәде: әгәр командировкага җыена башласам, картадан хәзер үк шул ноктаны табып ала иде. Укырга яратты, безгә дә туган көнгә матур китаплар бүләк итә иде. Соңгы укыган китабы изге Коръән булды, гарәпчә дә укый-яза белә иде.

   Әниебез Мөсаллия Хәким кызы гомере буена башлангыч сыйныфларны укытты. Ул гаять сабыр, тыныч тавышлы, күркәм холыклы булды. Мин аны бүген дә сагынам... Аны балалар да, өлкәннәр дә ярата иде, хәтта авылдагы хатын-кызлар арасында “Мөсаллия апа укытсын иде” дип планлаштырып бала тапканнар дигәнне дә ишеткән булды (моңсу елмая).

   Гаиләм – минем терәгем. Белорет кызы Неля белән университетта бергә укыдык һәм кулларыбызга диплом алгач өйләнештек. Ике кызыбыз – Айгөл һәм Лия тулай торакта, студентлар һәм башка гаиләле преподавательләр белән бик матур-күңелле яшәгән елларда туды. Айгөл бүген - икътисад белгече, Лия адвокат һөнәрен сайлады. Бер оныгыбыз Эмиль инде студент, икенче оныгыбыз Алина икенче сыйныфта укый. Мин һәр көнне эшемә сөенеп барам, гаиләмә ашкынып кайтам. “Өмет” укучыларына да шушы бәхетне телим.

Керми калган фикерләр:

  • Әлегә кадәр фәнни әдәбият укуны өстен күргән, хәзер “Өмет”кә язылачак.
  • Телевизор карамаска тырыша, чөнки һәр алынган мәгълүмат турында фикерләргә, чагыштырырга, җавапларны үзе табарга тели.
  • Шунда ук барсына да ышанып бармый.
  • Кешедә изгелек, гадилек, намуслылык, җаваплылык сыйфатларын хөрмәт итә.
  • Ачу сакламый, кемдер үзенә зыян эшләсә, яңа мәсьәләләр белән мавыгып, оныта.
  • Яшьлегенә кайтса, бернәрсәне дә үзгәртмәс иде. Хәер, “мәктәптәге артык шаян, тыңлашмаган малайлар белән җитди сөйләшер, башкаларга белем алырга комачауларга юл куймас идем. Һәм әти-әниләрен озаграк яшәтү өчен бар тырышлыгын салыр идем”,- ди героебыз.

 

                                                    Гөлара Арсланова.

 

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: