Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
21 март 2023, 09:23

Мөгаллимлек бәяләнер

Иң тырышлар бүләкләнер.

Мөгаллимлек бәяләнер
Мөгаллимлек бәяләнер

Иң тырышлар бүләкләнер.

 

Министрлар кабинетының телеграм-каналында. Русия Хөкүмәтенең иң яхшы укытучыларга бирелә торган премияләр саны арттырылуы турында хәбәр ителә.
Агымдагы елдан педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр бирү мөмкинлеге 1000нән 1250 кешегә кадәр артачак. Яңа карарга Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кул куйды.
2006 елдан башлап инде  ел саен төбәк дәрәҗәсендә укытучылар конкурсы үткәрелә килә. Аның җиңүчеләренә 200 мең сум күләмендә премия тапшырыла.  2023-25 елларга федераль бюджетта моның өчен 250 миллион сум акча тәганеләнгән.
Төрле юнәлешләр буенча педагогларның казанышларын бәяләү критерийлары арасында – үз методик эшләнмәләренең булуы; укучыларының нәтиҗәләре һәм казанышлары; төрле категорияле укучылар белән адреслы эшләү тәҗрибәсе булырга тиеш.
Конкурста белгечлеге буенча өч елдан артык хезмәт стажы булган мөгаллмнәр катнаша ала. Һәр ел саен бу премияләргә Русиянең барлык төбәкләреннән 4 меңгә якын педагог дәгъва итә ала.

 

Фотода: Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2022” конкурсының җиңүчесе – Дүртөйле районы Исмаил урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Имаметдин кызы МОРЗАЕВА.

 

 

 

Мөгаллимлек бәяләнер
Мөгаллимлек бәяләнер
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: