Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
21 март 2023, 19:45

Класс җитәкчеләрен зур форум көтә

3-7 октябрьдә Мәскәүдә класс җитәкчеләре һәм остазлар форумы үтәчәк.

Класс җитәкчеләрен зур форум көтә
Класс җитәкчеләрен зур форум көтә

Өченче тапкыр үтүче форумда бөтен ил буенча 3 мең класс җитәкчесе һәм остаз катнашачак.
20 марттан алып 20 апрельгә кадәр катнашырга теләүчеләр гаризалары кабул ителә. Катнашучыларны сайлап алу "ВКонтакте" мәйданында онлайн үткәрелә. Ул берничә этаптан тора: анкета сорауларына җавап, педагогика нигезләре буенча тест һ.б.-лар. Оештыручылар махсус рәвештә VKда мини-кушымта әзерләгән.
Катнашырга теләүчеләрне сылтама буенча анкета тутырырга чакыралар. Һәр сайлап алу турындагы стартлар хакында катнашучыларга өстәмә хәбәр ителәчәк.
III Бөтенрусия класс җитәкчеләре һәм остазлар форумы 2023 елның октябрендә Мәскәүдә ике сменада үтәчәк.
3-5 октябрьдә - башлангыч класс, коррекцион мәктәп һәм СПО кураторлары җитәкчеләре;
5-7 октябрьдә - югары һәм урта класс җитәкчеләре;
5 октябрьдә - форумда катнашучылар Кремль сараена Укытучылар көненә багышланган концертка чакырылачак.
Чарада катнашучыларны бай эчтәлекле белем, фикер алышу һәм мәдәни программалар көтә. Чара экспертлары - төрле өлкәдә танылган белгечләр - тыңлаучылар белән һөнәри тәҗрибәләре белән бүлешәчәк.
Өстәмә мәгълүмат өчен бәйләнешләр: Александра Поблинкова, пиар-директор ФКР: [email protected], +79641020111.

Фото: "Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: