

Уфада 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен "Соңгы мәктәп кыңгыравы" бәйрәме 19 майда узачак.
Тиешле боерыкны башкала хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев имзалады. «2023 елның 19 маенда 11 сыйныф укучылары өчен уку елы тәмамлануга багышланган "Соңгы кыңгырау» гомумшәһәр чарасын оештырырга һәм үткәрергә кирәк",-диелә документта.
Уфаның район хакимиятләре башлыкларына, шәһәр җәмәгать иминлеге үзәгенә, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенә, шәһәр янгын күзәтчелеге идарәсенә һәм башка күзәтчелек ведомстволарына «Укучыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау, балигъ булмаганнар арасында хокук бозу фактларын булдырмау буенча тулы чаралар күрү» йөкләнде.