Мәгариф, мәгърифәт
16 март 2023, 09:12

Язмышка тугрылыкны бәйгеләрдә раслыйлар

Туган телгә зур мәхәббәт белән.

Язмышка тугрылыкны бәйгеләрдә раслыйларЯзмышка тугрылыкны бәйгеләрдә раслыйлар
Язмышка тугрылыкны бәйгеләрдә раслыйлар

Туган телгә зур мәхәббәт белән.

 

Уфада “Башкорстанның ел укытучысы” конкурсы дәвам итә. Зур җаваплылык куелган бәйгедә катнашучылар  башкалабызның төрле мәктәпләрендә  төрле сынау этаплары уза.

14 туган тел укытучысы Уфаның 65нче Татар  гимназиясендә ачык дәресләр уздырдылар. Сынаулар дәвам итә.

“Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” конкурсының жюри комиссиясен М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов һәм Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан Сөләйманов җитәкли.

“Ел укытучысы”ның исеме 24 мартта билгеле булачак.  Барлык конкурсантларга уңышлар телибез!

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас