

Сәрия ханымның онытылмас дәресләрендә.
14 мартта Мәчетле районының Яңа Мөслим урта мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең нәтиҗәлелеген һәм укучыларның мотивациясен үстерү алымнары” темасына методик берләшмә утырышы узды.
Укытучылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балаларда туган телгә сөю тәрбияләү, аны өйрәнергә теләк уяту өчен нинди алымнар кулланырга, нинди чаралар күрергә кирәклеге турында үз фикерләрен белдерделәр, тәкъдимнәрен әйттеләр.
"Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү - мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”,- дип язган күренекле язучы Галимҗан Ибраһимов.
Бүгенге утырышта укытучылар нәкъ шундый мөгаллимәнең - Нурыева Сәрия Шамил кызының эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Сәрия Шамил кызы – чын остаз. Аның туган телгә җәлеп итү алымнары үзенчәлекле, халыкчан һәм балалар өчен мавыктыргыч.