Мәгариф, мәгърифәт
10 март 2023, 18:57

Җиңүчеләр билгеле

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагоглары көч сынашты.

Айрат Нурмөхәммәтов.Айрат Нурмөхәммәтов.
Айрат Нурмөхәммәтов.

Бүген Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә “Башкортстанның мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” республика һөнәри бәйгесен ябу тантанасы узды.

“Бу конкурс ел саен республиканың иң яхшы педагогик кадрларын берләштерә.  Аның тарихы – мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагогларының казанышлары тарихы. Соңгы 3-4 елда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров, шулай ук Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән мәгариф системасы модернизацияләнә. Нәтиҗәдә без тәрбияләнүчеләребезнең югары һәм сыйфатлырак нәтиҗәләрен күрәбез”, – диде мәгариф министры Айбулат Хаҗин.

Бәйгедә республиканың 55 муниципалитетыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 91 педагогы катнашты.

 “Башкортстанның мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” һөнәри конкурсында Уфа районының Жуково авылындагы “Ласточка” балалар бакчасы тәрбиячесе Арина Бакиева җиңүче дип танылды.

“Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының туган телдә укыту буенча ел педагогы” конкурсында Уфаның 202нче санлы полилингваль балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлсинә Ишбаева беренче урынга чыкты.

Җиңүчеләр һөнәри осталык буенча федераль бәйгеләрдә катнашачак.

 

Айрат Нурмөхәммәтов.
Айрат Нурмөхәммәтов.
Айрат Нурмөхәммәтов.
Айрат Нурмөхәммәтов.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас